2025 елның 25 сентябрендә онлайн-форматта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты оештырган Төбәк методика көне узды. Чарада 400дән артык катнашучы — бөтен республикадан мәгариф оешмалары җитәкчеләре, җитәкче урынбасарлары, педагоглар һәм методистлар катнашты.
Очрашуны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Заһри кызы Закирова һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова ачып җибәрделәр.
Чара барышында гомуми белем бирү системасы өчен түбәндәге актуаль булган төп темалар каралды:
- «Гомуми һәм урта белем бирүнең оператив мәсьәләләре» — ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларга йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы Лилия Илгиз кызы Сәүбәнова чыгыш ясады;
- «Укытучы, методист, остазның аналитик-прогностик эшчәнлеге («рус теле» предмет өлкәсе мисалында)» темасына «ТР Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе доценты Дмитрий Иванович Улбутов һәм ТР Мәгарифне үстерү институтының өлкән укытучысы һәм Казан шәһәренең 41 нче номерлы урта мәктәбе директоры Александр Владимирович Михеев чыгыш ясады;
- «Муниципалитетта педагогик кадрлар белән эшләү системасы: тәҗрибә һәм практика», Азнакай муниципаль районының мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Лилия Мөгамбәр кызы Әхмәдишина тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Чараның язмасын, шул исәптән А.В. Михеевның тулы чыгышын түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://cloud.mail.ru/public/NutV/ad8LYCY4A .
Без барлык катнашучыларга да актив булулары өчен рәхмәт белдерәбез һәм Сезне киләчәк методик көннәр темалары турында сораштыруда катнашырга чакырабыз — сезнең тәкъдимнәр киләсе чараларны тагын да файдалырак һәм ихтыяҗ тудырырлык итәргә ярдәм итәчәк!
Сораштыруга сылтама: https://forms.yandex.ru/cloud/68d66c6f02848ffd6666567f/