• Русский
  • Татарча

Региональ методик көн үткәрү турында

Региональ методик көн үткәрү турында

ТР Мәгарифне үстерү институты 2025 елның 25 сентябрендә 15: 00 сәгатьтә онлайн-форматта Региональ методик көн уздыра.

Чара мәгариф системасының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләренең һөнәри компетентлыгын үстерүгә, иң яхшы практикалар белән уртаклашуга һәм актуаль федераль һәм республика белем бирү инициативаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

Чараның программасы:

  • Сәламләү сүзе –  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле.
  • «Укытучы, методист, остазның аналитик-прогностик эшчәнлеге («рус теле» предмет өлкәсе мисалында). Улбутов Дмитрий Иванович, «ТР Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе доценты; Михеев Александр Владимирович, «ТР Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе өлкән укытучысы, Казан шәһәренең «41 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе директоры;
  • «Муниципалитетта педагогик кадрлар белән эшләү системасы: тәҗрибә һәм практика». Әхмәдишина Лилия Мөгамбәр кызы, Азнакай муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары.

Чара мәгариф оешмалары җитәкчеләренә, җитәкчеләр урынбасарларына, педагогларга һәм методистларга адреслана.

  • Тоташу өчен сылтама

https://sferum.ru/?call_link=Ii1A0QlrrgXNCm2GaNIR-Dh8Rj634bJD2abu47h3S7M

  • Очрашу номеры белән сылтама:

https://sferum.ru/?call=338-581-63  (керү өчен серсүз: 6GvJAB)