• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының барлык математика педагоглары өчен «Иннополис Университеты» югары белем бирү оешмасының LMS-системасындагы укыту-методик материалларын куллану мөмкинлеге

2025 елның 1 сентябреннән «Иннополис Университеты» югары белем бирү оешмасының LMS-системасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының барлык математика педагоглары өчен сылтама буенча укыту-методик материаллардан файдаланырга мөмкинлек бар: https://lms.unionepro.ru/invite/X1VY6

  • дәресне нәтиҗәле планлаштыру өчен математикадан укыту-методик материаллар: дәрес планнары конспектлары, укыту-тематик планнар, мәсьәләләр җыентыклары һәм дәреслекләр;
  • уенханә: фикерләүне үстерү өчен биремнәр, мавыктыргыч биремнәр, математик уеннар һәм уен методикалары, алар укыту процессын мавыктыргыч һәм интерактив итәчәк;
  • ясалма интеллект сервислары: уку процессын оптимальләштерергә һәм аның нәтиҗәлелеген яхшыртырга ярдәм итүче кораллар һәм кушымталар.