• Русский
  • Татарча

Дәүләт мәгариф университеты тыңлаучыларны «Укыту эшчәнлегендә цифрлы белем бирү контенты китапханәсен куллану» курсына чакыра

Дәүләт мәгариф университеты тыңлаучыларны «Укыту эшчәнлегендә цифрлы белем бирү контенты китапханәсен куллану» курсына чакыра

«Дәүләт мәгариф университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесе 2025 елда электрон белем бирү ресурсларын булдыру һәм яңарту (цифрлы белем бирү контенты китапханәсе), шулай ук цифрлы белем бирү мохите («Минем мәктәп» ФДМС) компонентларын эшләү һәм кертү процессларын оештыру-методик тәэмин итү буенча федераль оператор булып тора.

Мәгариф системасының мәгълүмати ресурслары белән эшләү мәсьәләләре буенча мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру максатларында Университет тыңлаучыларны «Укыту эшчәнлегендә цифрлы белем бирү контенты китапханәсен куллану» курсына чакыра. 

Уку вакыты: 36 сәгать. 

Уку дәвамлылыгы: 16.09.2025-16.10.2025. 

Уку бушлай. 

Уку төгәлләнгәч, квалификация күтәрү турында таныклык бирелә. 

Курска 2025 елның 12 сентябреннән дә соңга калмыйча түбәндәге сылтама буенча язылырга мөмкин: https://education.apkpro.ru/courses/2143