
2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясендә тәрбияне үстерү стратегиясе бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе 03.09.2025 елдан 13.10.2025 елга кадәр «Һөнәри юнәлеш бирү остаханәсе: идеядән инновацияләргә» дигән мәгариф оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү чараларының авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсын үткәрә.
Катнашу өчен 2025 елның 6 октябренә кадәр https://clck.ru/3Nn4eF сылтамасы буенча гариза тапшырырга кирәк. Конкурс материаллары аның турындагы Нигезләмәдә күрсәтелгән таләпләр һәм тапшыру тәртибе нигезендә җибәрелә.
Конкурсның максаты –гомуми һәм һөнәри белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандартларында бирелгән нәтиҗәләргә ирешү өчен мәгариф оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү системасын үстерү.
Конкурста катнашучылар –гомуми белем бирү оешмаларының, һөнәри белем бирү оешмаларының, өстәмә белем бирү оешмаларының, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре һәм укучылары.
Укучылар конкурста мәгариф оешмасының педагогик хезмәткәрләре белән бергә катнаша ала.
Конкурста җиңүчеләр, призерлар, катнашучылар электрон рәвештәге дипломнар яисә сертификатлар белән бүләкләнәләр.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- «Һөнәрләр әлифбасы (мәктәпкәчә белем бирү оешмалары).
- «Һөнәри юнәлеш бирү мәктәбе» (гомуми белем бирү оешмалары һәм өстәмә белем бирү оешмалары).
- «Профессионаллар остаханәсе» (һөнәри белем бирү оешмалары).
- «Һөнәр сайлау: үсеш векторлары» (укучылар).
Белешмә мәгълүмат: тел. 8(843)236-65-82, nmc16@bk.ru