«Педагогик идеяләр һәм инновацияләр» форумы кысаларында 2025 елның 28 августында Казан шәһәренең Вахитов районы 41 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе мәйданчыгында «Сәнгать (Музыка)» фән өлкәсе укытучыларының дискуссия клубы форматында «Патриотик тәрбияне актуальләштерү: эчтәлек, формалар, педагогик технологияләр» педагогик остаханәсе үткәрелде.
Дискуссия клубы эше дәвамында мәктәпләрнең дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлегендә укучылар белән патриотик эш формалары һәм аны мәгариф учреждениеләренең тәрбия системасына интеграцияләү инструментлары турында фикер алыштылар. Мисал итеп Казан шәһәре Идел буе районының 35 нче номерлы лицее – «Галактика» белем бирү үзәге, Казан шәһәре Киров районының 189 нчы номерлы «Заман» күп профильле гимназиясе, Казан шәһәренең Яңа Савин районының 143 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе, шулай ук Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлегенә караган Лениногорск шәһәренең Россия Герое Исламов Дамир Нәзир улы исемендәге 6 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе тәҗрибәләре китерелде.
Чараның модераторы –Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының тәрбияләү һәм асоциаль тотышны профилактикалау лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре Н.Б. Кондратьева.
Чарада республика шәһәрләре һәм районнары педагоглары катнашты.
Очрашу катнашучылар һәм тыңлаучылар тарафыннан җылы кабул ителде, алар профессиональ аралашуның әлеге форматын бик вакытлы һәм мөһим булуы турында сөйләделәр.