
Педагогик хезмәткәрләргә кадрлар кытлыгын булдырмау һәм педагогик хезмәткәрләрнең кадрлар составын саклап калу максатларында гомуми белем бирү оешмаларында «Безнең яңа укытучыбыз» грантын алуга конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү башлана.
Грант алуга конкурста Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының һәм дәүләт гомуми белем бирү оешмаларының Татарстан Республикасында яшәүче, грант алуга гариза биргән вакытта 35 яше тулмаган һәм белгечлеге буенча өч елдан артмаган педагогик эшчәнлек стажы булган педагоглары катнаша ала. Моннан тыш, педагог «Безнең яңа укытучыбыз» грантына ия булырга тиеш түгел.
Грантның гамәлдә булу вакыты: 3 ел.
Грантны түләү вакыты: җәйге чорны (июнь-август) исәпкә алмыйча 27 ай
Грант алучылар саны: елына 200 кеше.
Грант түләү күләме: 10 000 сум.
Бер грант алучыга түләү суммасы: бер уку елы дәвамында 90 мең сум.
Конкурста катнашуга гаризалар мәгариф бүлекләрендә (идарәләрендә) төзелә һәм 2025 елның 8 сентябреннән 10 сентябренә кадәр кабул ителә.
Конкурсның шартлары турында җентекле мәгълүмат биредә.
Чыганакка сылтама: https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2445546.htm