• Русский
  • Татарча

Казанда Татарстан Республикасының «Белем» мәгариф музее ачылачак

Казанда Татарстан Республикасының «Белем» мәгариф музее ачылачак

13 августта Казанда КФУ структурасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР халык укытучылары һәм педагогик хезмәт ветераннары катнашында «Белем» Татарстан Республикасы мәгариф музеен ачу тантанасы булачак.

Татарстан Республикасы мәгариф музее 2023 елда Татарстан Республикасында игълан ителгән педагог һәм остаз елы кысаларында педагогның абруен һәм статусын күтәрүгә ярдәм итә торган чаралар планы нигезендә төзелде. 

Музейны төзүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан 110 млн. сум акча бүлеп бирелгән, аның нигезенә 1985 елда оештырылган Татарстан Республикасы халык мәгарифе музее коллекцияләре (5000нән артык саклау берәмлеге) салынган. 

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының «Белем» мәгариф музее Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасының беренче катында урнашкан. Адресы Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 йорт.

Экспонат фонды фәнни концепция нигезендә Татарстанның күренекле сәнгать осталарының уникаль экспонатларын һәм сәнгать әсәрләрен максатчан сатып алу белән тулыландырылды. 

Музейның яңа төзелгән киңлегенә ресепшенлы сервис-мәгълүмат зонасы, гардероб һәм санитария-гигиена бүлмәсе, экспозиция заллары, хезмәткәрләрнең эш кабинеты, сервер бүлмәсе, музей экспонатлары саклагычы керә.

Экспозиция Татарстан Республикасы территориясендә мәгариф үсешен чагылдыра, урта гасырлар чорыннан алып бүгенге көнгә кадәрге озын чорны үз эченә ала. Экспозициянең фәнни нигезләнгән сценарие, төрле чорларның уникаль чын һәйкәлләре – XII гасырдан XXI гасырга кадәр, заманча мультимедиа чаралары, шулай ук оригиналь сәнгать проекты музей экспозициясен киң аудитория өчен кызыклы итә – мәктәп укучыларыннан алып мәгариф өлкәсендәге белгечләргә кадәр.
 

Экспонатлар фонды:

Музей сервис-мәгълүмат зонасыннан башлана, анда килүчеләрне «Татарстан Республикасы дәүләтчелеген торгызу тарихы» панносы каршы ала, ул символик образларда татар халкының дәүләтчелеген формалаштыру этаплары турында сөйли. 

Бу зонада урнаштырылган экспозиция витриналары мәктәптәге белем һәм мәктәп тормышы тарихы, язу һәм санау әсбапларының үсеш тарихы белән таныштыра. «Татарстан Республикасында һөнәри белем бирү» интерактив картасы үзәк урынны алып тора, анда педагогик юнәлештәге югары белем һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары турында мәгълүмат бар. Карта каршына куелган бинокльләр ярдәмендә музейга килүчеләргә мәгълүмати видеороликлар карау һәм мәгариф оешмалары сайтларына чыгу мөмкинлеге бирелә.

Төп экспозиция берничә бүлектән тора. Беренче бүлек татар халкында язуның барлыкка килүе һәм үсеше турында сөйли. Зал язу системаларының эволюциясе турында сөйләүдән башлана – төрки руника, гарәп язуы һәм латиницадан кириллицага кадәр. Татарларның китап нәшриятын һәм китап мәдәниятен үстерүгә зур урын бирелгән. Килүчеләргә гарәп графикасындагы кулъязмалар, гарәп, латин һәм кириллицадагы басмалар тәкъдим ителде. Аерым витрина букварь һәм әлифбалар, дәреслекләр һәм уку әсбаплары булдыру һәм үсеше тарихына багышланган. 

Экспозициянең алдагы бүлекләре республикада мәгариф тарихын күрсәтә – мәктәпкәчә яшьтән башлап, мәктәп һәм мәдрәсәләрдән алып республиканың заманча мәгариф системасының барлыкка килүенә һәм үсешенә кадәр.

«Мәгариф традицияләре» бүлегендә Идел буе Болгарстаныннан алып 1920 елга кадәр татарларда белем бирү системасының аякка басуы, Император Казан университеты ачылуы, төрле баскычлардагы белем бирү учреждениеләренең аякка басуы турында сөйләнелә.  

Музейга килүчеләр алдында сыйныф бүлмәсенең эволюциясе ачыла: ул вакытта һәм хәзер, инкыйлабка кадәрге мәдрәсәләрдә уку сыйныфының интерьерыннан алып хәзерге цифрлы һәм интерактив уку мохитләренә кадәр. Экспозицияне Казан университеты аудиторияләре буенча VR-сәяхәт җанландыра, анда шулай ук киләчәк аудиториясен күрергә мөмкин.

«1920-1930 елларда ТАССРда мәгариф системасының торгызылуы» бүлеге яңа совет бербөтен дәүләт мәгариф системасы формалашуны, латин алфавитына, аннары кириллицага күчүне яктырта. Биредә шулай ук ТАССРның 100 еллыгына һәм педагог һәм остаз елына багышланган китап, шулай ук республикабызның танылган сәясәт эшлеклеләре һәм галимнәренең аның турында аудио бәяләмәләре тәкъдим ителгән.

«1940-1960 елларда мәгариф»  бүлегендә 1940-1960 еллар предметлары белән шул чор атмосферасына чума торган интерактив зона күрсәтелгән. «Республика һәйкәлләре» интерактивы Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбыз азатлыгы өчен гомерләрен биргәннәрнең истәлеген саклауга багышлана. Сугыштан соңгы «Бәхетле балачак» фарфор сериясе җыелмасы һәм сугыштан соңгы еллар атмосферасына чума торган 1950 нче еллар мәктәп формасы үрнәкләре кызыклы.

«1970-1980 елларда мәгариф» бүлеге халык мәгарифе үсешенең мөһим этапларыннан берсен – һәр җирдә мәҗбүри урта белем бирүне тормышка ашыру, урта һөнәри белем бирү системасын торгызу процессын яктырта.  Күчмә сенсорлы экранлы стенд әлеге процессны фотодокументларның колачлы материалында күрергә мөмкинлек бирә, шулай ук М.И. Мәхмүтов тарафыннан эшләнгән проблемалы укытуны республика мәгариф системасына кертү тәҗрибәсе һәм инновациянең бөтен СССР мәгариф системасына таралуы турында сөйли.

Академик М.И. Мәхмүтов исемендәге күренекле татар педагогы һәм гарәп теле буенча белгеч истәлеген мәңгеләштерүче уку классы мультимедиа чаралары белән җиһазландырылган, алар гарәп графикасын өйрәтү буенча интерактив дәресләр, методик семинарлар, квалификация күтәрү курслары һ. б. үткәрергә мөмкинлек бирә. Биредә шулай ук педагогик белем бирүнең үсеш хронологиясе, «Халык укытучысы» мактаулы исеменә ия педагоглар турындагы мәгълүмат белән танышырга мөмкин.

«ХХ гасырның 90 нчы елларыннан алып 2010 елга кадәр Татарстанда мәгариф системасын үстерү» бүлеге әлеге чорда милли-төбәк мәгариф системасында булган үзгәрешләрне яктырта, шул исәптән балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр милли мәгариф һәм туган телне өйрәнүнең күп баскычлы системасын кертү, югары белем бирү системасындагы үзгәрешләр (реструктуризация, дәүләтнеке булмаган югары белем бирү системасын формалаштыру) һ. б. турында күзаллау тудыра. Аерым витрина 1990 елларда мәгариф системасында инновацияләр чыганагы булган мәгарифне үстерү институты эшчәнлегенә багышланган.

Заманча мәгариф системасына багышланган бүлек аның үсеш тенденцияләре, шулай ук республикада милли проектларның ничек гамәлгә ашырылуы турында сөйли.

«Педагогик китапханә» бүлеге кунаклар игътибарына төрле предмет өлкәләре буенча рус һәм татар телләрендәге уникаль дәреслекләр коллекциясен тәкъдим итә һәм берничә интерактив зонадан тора: «Өй китапханәсе», «Мәгълүмат банкы» мультимедиа методик комплексы, «Тикшеренү үткәрүче» – педагогика һәм мәгариф системасы өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнүчеләр өчен пространство, «Вакыт угы» – татар әдәбиятын үстерүгә багышланган интерактив комплекс.

«Зур үзгәреш» бүлеге профориентация юнәлешенә ия. Биредә музейның яшь кунаклары ботаника һәм орнитология, астрономия, технология, сәнгать һәм әдәбият кебек өлкәләрдә белемнәрне үзләштерүнең оригиналь ысуллары белән танышалар. Булачак һөнәрләр атласы киләчәк хезмәт базары буенча навигатор булып хезмәт итә, ә «Теләкләр трамвае» бүлеге укучыларга шәхеснең һөнәри юнәлешенә карата тест узу мөмкинлеге бирә.

«Балалар һәм яшьләр берләшмәләре» бүлеге – яшьләр оешмаларының үткәннән киләчәккә үзенчәлекле күпере. Ул интерактив дивардан башлана, аның образларында безнең илдә балалар берләшмәләре тарихы ачыла. Витриналарда пионер оешмасының атрибутлары һәм символлары тәкъдим ителгән. «Фотокуба» зонасындагы 400 дән артык тарихи фотографияләр музейга килүчеләргә совет мәктәп укучылары һәм студентлары тормышы турында сөйли. Әлеге зонаның бизәге булып «Пионер бүлмәсе» экспозиция комплексы һәм югалган (җуелган) «Пионерлар волейбол уйный» парк скульптурасының сәнгати кабатлануы тора. Моннан тыш, музей кунаклары «Беренчеләр хәрәкәте» фотозонасында фотога төшү мөмкинлегенә ия.

«Педагоглар бүләкләре» бүлегендә республиканың педагогик җәмәгатьчелеге вәкилләре тарафыннан музейга бирелгән мактау билгеләре, медальләр, орденнар тәкъдим ителгән. Монда шулай ук махсус хәрби операциядә катнашкан Татарстан педагоглары турында да белергә була.

Экспозицияне Татарстан Республикасының педагогик династияләре турында бүлек тәмамлый, анда танылган педагогларның, төрле династия әгъзаларының республиканың мәгариф системасына керткән өлеше турында документлар, бүләкләр һәм төрле материаллар бар.

Татарстан Республикасы мәгариф музеен ачу «Яшьләр һәм балалар» яңа илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Чыганакка сылтама: https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2439043.htm