7 август, 2025 - 11:10

Татарстан мәктәпләрендә яңа уку елы башыннан «Физик-химик алгарыш» проекты эшли башлаячак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«Яңа уку елыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республика мәктәпләрендә «Физик-химик алгарыш» проекты эшләп китәчәк. Бу ике фән тирәнрәк өйрәнеләчәк», – дип өстәде ул.
Республикада инде «Физик-математик алгарыш» проекты эшли. Аның буенча укытучылар һәм мәктәпләр профильле сыйныфлар булдыруга, җиһазлар сатып алуга һәм чаралар уздыруга грантлар ала.
Чыганакка сылтама: https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2439145.htm