
Заманча мәгарифкә цифрлы технологияләр кертү турында Kazan Digital Week халыкара форумында фикер алышачаклар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.
«Бездә форумның «Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр» дип аталган аерым тематик юнәлеше бар. Укучылар да, аларның әти- әниләре дә, шулай ук уку йортлары укытучылары да максатчан аудиториясе булачак», – диде ул.
Поминов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республикада цифрлаштыру белем бирүнең барлык дәрәҗәләрендә дә кертелә: мәктәпкәчә яшьтән алып югары уку йортларына кадәр. Аның сүзләренчә, форумда катнашачак экспертлар төркеме әле формалаша, әмма якынча 70 спикер, шул исәптән федераль дәрәҗәдәге белгечләр дә көтелә.
«Быел форум кысаларында безнең юнәлеш буенча тугыз секция үткәрәбез», – дип өстәде министр урынбасары.
Ул секцияләр тематикасының мондый мәсьәләләргә кагылуы турында сөйләде:
- Россия университетларында цифрлы трансформация;
- Белем бирү процессларында заманча технологияләрне куллану мөмкинлеге;
- Мәгарифкә ясалма фәһем кертү.
Форумның эшлекле программасыннан тыш, мәгариф өлкәсе традицион күргәзмәдә дә тәкъдим ителәчәк. Поминов сүзләренчә, быел кластерны экспозициянең алты стенды тәкъдим итәчәк.
Чыганакка сылтама: https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2437451.htm