• Русский
  • Татарча

Эзләнү хезмәтләрегезне «ЗАМАНЧА МӘГАРИФ: АКТУАЛЬ МӘСЬӘЛӘЛӘР ҺӘМ ИННОВАЦИЯЛӘР» электрон фәнни-методик журналының 2025 елның 3 нче санында бастырып чыгарырга чакырабыз

Эзләнү хезмәтләрегезне «ЗАМАНЧА МӘГАРИФ: АКТУАЛЬ МӘСЬӘЛӘЛӘР ҺӘМ ИННОВАЦИЯЛӘР» электрон фәнни-методик журналының 2025 елның 3 нче санында бастырып чыгарырга чакырабыз

ХӨРМӘТЛЕ КОЛЛЕГАЛАР!

"ЗАМАНЧА МӘГАРИФ: АКТУАЛЬ МӘСЬӘЛӘЛӘР ҺӘМ ИННОВАЦИЯЛӘР"

электрон фәнни-методик журналының 2025 елның 3 нче санында эзләнү хезмәтләрегезне бастырып чыгарырга чакырабыз

(Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турында таныклык: 2019 елның 21 гыйнварыннан ЭЛ №ФС 77-74813. Таныклык Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан бирелгән)

https://irortsmi.ru

ПУБЛИКАЦИЯЛӘҮ ШАРТЛАРЫ

Материалларны электрон журналда бастырып чыгарырга теләк белдерүчеләр кирәкле документларны smi@irort.ru электрон адресына җибәрә яисә https://irortsmi.ru адресы буенча журналның сайтында тутыра алалар (QR-код кулланып күчәргә мөмкин).

Кирәкле документлар:

1. Гариза.

2. Мәкалә тексты.

3. Түләү турында квитанция (күчермәсе) (публикацияләү расланганны хәбәр иткәннән соң)

Бер автордан мәкаләләр саны чикләнмәгән.

Мәкаләнең автордашлары саны өчтән артмаска тиеш

Гариза белән мәкалә кабул ителгәннән соң, журнал редакциясе 3 эш көне эчендә аларның электрон почта аша кабул ителүен раслый.

Редакциягә килгән материалларга «Антиплагиат» системасында алынмаларның булу-булмавына мәҗбүри тикшерү үткәрелә. Журнал редакциясе сәбәпләрен аңлатмыйча гына бастырудан баш тарту хокукын үзендә калдыра. Материалларның эчтәлеге һәм цитаталар өчен авторлар җаваплы. Тутыру таләпләренә туры килми торган материаллар кабул ителми.

Журналда басылган материаллар Фәнни электрон китапханәдә (e-library.ru) урнаштырыла
һәм Россия фәнни цитаталар индексы (РИНЦ) мәгълүмат базасына кертелә.

Язма элегрәк беркайда да дөнья күрмәгән очракта гына  журналда бастырып чыгарылырга мөмкин.

ГАРИЗАНЫҢ ФОРМАСЫ ҺӘМ АНЫ ТУТЫРУГА ТАЛӘПЛӘР

(ГАРИЗАНЫ АВТОРЛАР ҺӘМ АВТОРДАШЛАР ТУТЫРА АЛА)

 

 

Тип издания

ЭСМИ

Фамилия

Иванов

Имя, отчество

Иван Иванович

Место работы

МБОУ «Многопрофильная школа № 181» Советского района г. Казани

Адрес электронной почты

Ivan19@mail.ru

Телефон

+70196232679

Другие сведения (должность, ученая степень, ученое звание)

учитель информатики, кандидат педагогических наук

Название статьи

Готовность учителя-предметника к организации образовательного процесса в условиях цифровизации образования

Согласие на обработку персональных данных

Даю согласие на обработку персональных данных, а также внесение непринципиальных изменений и редактирование текста без согласования с автором.

 

ТУТЫРУГА ТАЛӘПЛӘР

Мәкалә структурасына таләпләр:

1. УДК индексы (битнең өске сул почмагы, Times New Roman шрифты, шрифт үлчәме 14, ярымкалын).

2. Мәкалә исеме (битнең үзәгендә, Times New Roman шрифты, Шрифтның зурлыгы 14, ярымкалын, барысы да юл хәрефе белән, ун сүзгә кадәр).

3. Автор яисә авторлар (битнең уң почмагы, Times New Roman шрифты, шрифт күләме 14, ярымкалын). Авторларның ФИО (КЫСКАРТУЛАРСЫЗ), исем килешендә, фәнни дәрәҗә һәм гыйльми исем турында белешмәләр (КЫСКАРТУЛАРСЫЗ), түбәндәге юл: авторның эш яки уку урыны (ТУЛЫСЫНЧА, АББРЕВИАТУРАЛАРСЫЗ).

4. 5. Аннотация (русча, инглизчә).

6. Ачкыч сүзләр (русча, инглизчә).

7. Түбәндәге элементларны аерып күрсәтеп структуралаштырылган текст:

Кереш.

Мәкаләнең төп материалын бәян итү.

Нәтиҗәләр.

Әдәбият.

Мәкалә язылышына техник таләпләр:

• Битнең форматы – А4.

• Мәкаләнең күләме – 6 дан алып  12 биткә кадәр. ТР Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре өчен – 6 бит.

• Кырлар һәр яктан 20 мм.

• Шрифт – Times New Roman (14 нче кегль), юллар арасында интервал 1,5.

• Кызыл юл чигенеш е       – 1,25 см.   

• Журналның эш телләре – рус, татар, инглиз.

 

ЯЗМАНЫҢ ТЕКСТЫН ТУТЫРУ ҮРНӘГЕ

УДК:378.2

Һөнәри әзерлек системасында булачак укытучыларның педагогик компетенциясен формалаштыру: ысуллар, принциплар, шартлар

Иванова Нина Ивановна

педагогика фәннәре кандидаты, доцент

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри дәүләт автоном белем бирү учреждениесе, Казан, Россия

Аннотация. Курсивсыз текст.

Ачкыч сүзләр: Курсивсыз текст.

Annotation. Курсивсыз текст.

Keywords: курсивсыз текст.

Кереш.

Мәкаләнең төп материалын бәян итү.

Нәтиҗәләр.

Әдәбият (алфавит тәртибендә, ГОСТ Р 7.0.5-2008)

БАСТЫРУ ШАРТЛАРЫ

  1. Мәкалә бастырып чыгаруга рецензентның уңай бәяләмәсеннән соң һәм түләү башкарылганнан соң кабул ителә.
  2. Нәшрият хезмәтләренең бәясе – 1 бите 200 сум. Бәягә экспертиза, редактура, корректура, электрон версиягә әзерлек керә.
  3. ТР Мәгарифне үстерү институты аспирантларына һәм хезмәткәрләренә нәшрият хезмәтләрен күрсәтү бушлай