
Югары уку йортларына гаризаларны 1,3 миллионнан артык абитуриент тапшырган, яртысыннан күбрәге «Югары уку йортына онлайн укырга керү» суперсервисыннан файдаланган. Укырга керүчеләр арасында иң популяр биш юнәлешнең өчесе инженерлык өлкәсенә карый. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко хәбәр итте, аның сүзләрен РФ Хөкүмәтенең Телеграм-каналы ирештергән.
Чернышенко билгеләп үткәнчә, бу РФ Президенты Владимир Путин куйган бурыч контекстында аеруча мөһим – 2030 елга ил Россиянең технологик үсешенә йогынты ясарлык ике миллионнан да ким булмаган белгеч-инженер әзерләргә тиеш.
Вице-премьер билгеләп үткәнчә, абитуриентларның 67% ы Мәскәү яки Санкт-Петербург вузларына гына өстенлек бирмәгән, төбәк вузларын да сайлаган. Аның сүзләренчә, онлайн-укырга керү сервисы абитуриентлар өчен яңа офыклар ачты һәм мөмкинлекләр турында күзаллауны киңәйтте.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков аңлатканча, цифрлы сервис ярдәмендә күп кенә абитуриентлар илнең башка субъектларында үзләрен кызыксындырган университетлар хакында белгән. «Югары уку йортына онлайн укырга керү» ресурсы мәгълүматлары буенча, бирелгән гаризалар саны буенча лидер төбәкләр исәбенә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан тыш, Татарстан Республикасы, шулай ук Свердловск һәм Новосибирск өлкәләре кергән.
Моннан тыш, 2025 елда «Госуслуги» аша һәм магистратура һәм аспирантура программаларына документлар тапшыру мөмкинлеге барлыкка килде. Белем бирүнең бу баскычларына гаризалар кабул итү дәвам итә.
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов педагогика белгечлекләре белән кызыксынуның артуы турында хәбәр итте. 28 июльгә булган мәгълүматларга караганда, педагогик югары уку йортларына гаризаларның гомуми саны 514 меңнән артып киткән, шуларның 471 меңнән күбрәге бакалавриат һәм специалитет программаларына туры килә. Бу узган ел белән чагыштырганда 25% ка күбрәк, дип ассызыклады ул.
Чыганакка сылтама: https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2437156.htm