
Россия Мәгариф министрлыгы оештырган округ методик киңәшмәсе Идел буе федераль округында 22 июльдә старт алды. Чарага мәгариф белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм федераль экспертлар җыелды.
Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов киңәшмәдә катнашучыларны сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы биш елда илдә бердәм белем бирү киңлеге булдырылган: федераль программалар расланган, уку планнары һәм имтихан таләпләре синхронлаштырылган, контроль эшләр нормага китерелгән.
«Шулай ук тарих һәм җәмгыять белеме буенча бердәм дәреслекләр эшләнде, якын киләчәктә барлык фәннәр буенча да шундый ук дәреслекләр барлыкка киләчәк. Без педагогларның квалификациясен күтәрү системасын үстерәбез, бюрократик йөкләнешне киметү һәм хезмәт хакларын арттыру өстендә эшлибез», – диелә сәламләүдә.
Округ киңәшмәсенең пленар сессиясен Саратов өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Егоров ачып җибәрде. Ул ассызыклаганча, ике көн дәвамында чарада катнашучылар Идел буе федераль округында һәм Россия Федерациясендә белем бирү сыйфаты, мәгариф перспективалары турында фикер алышачаклар, шулай ук мондый киңәшмә фикер алышу, тәҗрибә һәм идеяләр алмашу өчен иң яхшы мәйданчык, дип өстәде.
Чарада Россия Мәгариф министрлыгының дәүләт гомуми белем бирү сәясәте һәм мәктәпкәчә белем бирүне үстерү департаменты директоры Александр Реут 2024/25 уку елына йомгак ясады һәм киләсе чорга өстенлеккә ия булган бурычларны билгеләде.
Моннан тыш, В.С. Леднев исемендәге укытуның эчтәлеге һәм методлары институты җитәкчесе Максим Костенко доклад белән чыгыш ясады.
«Бүген, мәктәп мәгарифенең эчтәлеген актуальләштерү турында сөйләгәндә, без, барыннан да элек, бердәм белем бирү киңлеген булдыруны күздә тотабыз, анда яңартылган программалар һәм инструментлар һәр укытучыга аңлаешлы була. Яңа алымнарның документлар дәрәҗәсендә генә калмавы, чынлыкта да мәктәп сыйныфына барып җитүе һәм балага үсеш өчен ярдәм итүе мөһим», – дип билгеләп үтте ул.
Төбәк мәгариф системасы үсеше турында Саратов өлкәсе мәгариф министры Александр Пажитнев сөйләде. Саратов өлкәсе беренче мәртәбә Идел буе федераль округының барлык төбәкләрен берләштерүче мәгариф сәясәте мәсьәләләре буенча киңәшмә уздыру мәйданчыгы булды, дип хәбәр итте ул. «Просвещение» нәшрияты» акционерлык җәмгыяте баш мөхәррире урынбасары Лариса Колычева мәгариф системасы өчен булган инструментлар һәм хәл итү ысуллары, шулай ук компаниянең бу юнәлештәге планнары белән таныштырды.
Округ киңәшмәсе программасы ике көнгә исәпләнгән. Мәгариф системасы вәкилләре проект сессияләрендә катнашачак. Фикер алышу өчен темалар булып математика һәм табигый-фәнни белем бирүнең сыйфатын күтәрү, норматив базаны яңарту, бюрократик йөкләнешне киметү, кадрларның һөнәри үсеше, укытучыларның хезмәт хакы мәсьәләләре, мәктәп китапханәләрен үстерү һәм дәреслекләргә экспертиза булачак.
Округ киңәшмәләрен оештыручылар – Россия Мәгариф министрлыгы һәм В.С. Леднев исемендәге укытуның эчтәлеге һәм методлары институты. Моңа кадәр мондый форматтагы чаралар Төньяк Осетия Республикасында – Алания, Көньяк федераль округында һәм илнең башка төбәкләрендә үткәрелгән иде.