• Русский
  • Татарча

Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында үткәрелә торган «Абилимпикс» чемпионаты Казанда 15 компетенция буенча булачак

Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында үткәрелә торган «Абилимпикс» чемпионаты Казанда 15 компетенция буенча булачак

Казанда 25-29 июльдә «Абилимпикс» махсус хәрби операциясендә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча чемпионаты үткәреләчәк. Бу хакта «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

«Чемпионат 25-29 июль көннәрендә үткәреләчәк. Төп ярышлар «Казан вертолет заводы» җитештерү үзәге базасында оештырылачак», – дип билгеләп үтте ул.

Һөнәри осталык буенча чемпионатта илнең 81 төбәгеннән 259 махсус хәрби операция ветераны катнашачак. Алар 15 дисциплинада – «Веб-эшләнмә»дән алып «Электромонтаж»га һәм «Токарь эше»нә кадәр ярышачак.