• Русский
  • Татарча

«Физика-математика алгарышы» мәгариф проектын гамәлгә ашыру кысаларында 350 укытучы һәм 200 укучы грантлар алачак

«Физика-математика алгарышы» мәгариф проектын гамәлгә ашыру кысаларында 350 укытучы һәм 200 укучы грантлар алачак

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплавы һәм ярдәме белән Татарстанда төгәл фәннәрне популярлаштыру өчен 2024 елда «Физика-математика алгарышы» масштаблы мәгариф проекты старт алды, ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Иннополис университеты белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Проект кысаларында Татарстан мәктәп укучылары арасында физика, математика, информатиканы өйрәнүне популярлаштыру, физик-математик белем дәрәҗәсен күтәрү һәм педагогик хезмәткәрләргә ярдәм итү максатларында грантлар алуга конкурс сайлап алулары үткәрелде. Укытучылар һәм 5-11 сыйныф укучылары арасында җиңү яулаучылар исемлеге ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында басылып чыкты.

Республиканың барлыгы 350 укытучысы «Татарстан Республикасында физика, математика, информатика педагогларына ярдәм» грантына ия булачак:

– Алар арасында стажы биш елдан артык булган 100 тәҗрибәле педагог бар, аларга бер тапкыр 300 мең сум күләмендә түләү каралган.;

– Стажы биш елдан да кимрәк яшь педагоглар (барлыгы 150 кеше) 240 мең сум күләмендә түләүләр алачак;

– Математика түгәрәкләрендә дәресләр алып баручы укытучылар (100 кеше) 90 мең сум күләмендә бүләкләнәчәк.

Моннан тыш, Татарстан мәктәпләренең 200 талантлы укучысы физика, математика һәм информатиканы өйрәнүдәге уңышлары өчен шулай ук 50 мең сумлык грант алачак.

Җиңүчеләр исемлеге белән  сайтыбыздагы түбәндәге сылтамалар буенча кереп танышырга мөмкин: https://mon.tatarstan.ru/fiziko-matematicheskiy-proriv.htm

Чыганакка сылтама: https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2431854.htm