• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасында физика һәм математиканы тирәнтен өйрәнүче мәктәпләр өчен 1 млн сумга кадәр грантлар булдырылды

Татарстан Республикасында физика һәм математиканы тирәнтен өйрәнүче мәктәпләр өчен 1 млн сумга кадәр грантлар булдырылды

«Физика-математика алгарышы» проекты кысаларында Татарстанда физика, математика һәм информатиканы тирәнтен өйрәнүче мәктәпләр өчен грантлар булдырылды. Грантның максималь күләме 1 млн сум тәшкил итәчәк. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Грант алуга Татарстанның физика-математика сыйныфлары булган яки укучыларның күренекле казанышлары булган дәүләт һәм муниципаль мәктәпләре дәгъва итә алачак. Сайлап алу «Минем субсидияләр» республика дәүләт мәгълүмат системасында 1 октябрьгә кадәр алып барылачак, нәтиҗәләр агымдагы ел ахырына кадәр ясалачак.

Грант конкурсында ике номинация каралган:

  • «Гомуми белем бирү оешмасында физика-математика сыйныфларында төп гомуми белем һәм (яисә) урта гомуми белем бирү программасын гамәлгә ашырган өчен» – 600 мең сум күләмендә,
  • «Гомуми белем бирү оешмалары укучыларының физика, математика, информатика буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен» – 1 млн сум күләмендә.

Һәр категориядә 20 җиңүчене сайлап алу күздә тотыла. Шул рәвешле, программаның гомуми фонды 32 млн сум тәшкил итәчәк. Кирәкле акчалар республика бюджетыннан биреләчәк.

Сайлап алу критерийлары арасында, аерым алганда, физика, профильле математика яки информатика буенча укучыларның Бердәм дәүләт нәтиҗәләре (80 баллдан да ким түгел), олимпиадаларда, шул исәптән бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдә җиңүчеләрнең булуы, физика, информатика һәм математиканы тирәнтен өйрәнү буенча чаралар үткәрү, техник югары уку йортларына физика-математика юнәлешенә укырга керү, физика-математика дисциплиналар, һөнәри белем бирү оешмасы яисә техник югары уку йорты белән хезмәттәшлек итү (аларның укытучыларын җәлеп итү).

Мәктәпнең грант акчаларын педагогларның хезмәт хакына (штаттан тыш акчаларны да кертеп), җиһазлар һәм уку материаллары сатып алуга (сумманың 20% тан артыграк түгел), шулай ук кайбер башка мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтә алачаклар.

Грант алган мәгариф учреждениесе максатларга ирешү һәм акчаларны куллану турында хисап тотарга тиеш булачак. Каралган нәтиҗәләргә киләсе, 2026 елның 1 сентябренә ирешергә кирәк. Грантлар бирү шартларының үтәлешен контрольдә тоту ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнгән.

Чыганакка сылтама: https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2431843.htm