
Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча «Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч мәктәптә белем бирүнең цифрлы мөмкинлекләре» өстәмә һөнәри программасы гамәлгә ашырылды (кураторы – өлкән укытучы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).
Программа башлангыч белем бирү өлкәсендә цифрлаштыру практикаларына багышланган иде. Тыңлаучылар төрле фәннәр буенча дәресләрдә электрон белем бирү ресурслары мөмкинлекләрен куллану өлкәсендә белем алдылар. ТР Мәгарифне үстерү институты укытучылары Яковенко Т.В., Минакова Е. А. дидактик цифрлы ресурслар булдыру буенча универсаль инструментларны күрсәттеләр. Стажировка кысаларында Казан шәһәре Идел буе районының «16 нчы номерлы гимназия» мәгариф учреждениесе педагогы С.А. Миңнәхмәтова ТРys; яңартылган электрон мәгариф системасының яңа ресурслары һәм «Сферум» платформасына интеграцияләү мөмкинлекләрен тәкъдим итте.
Тыңлаучылар ТР Мәгарифне үстерү институты укытучыларына материалны аңлаешлы итеп җиткерүләре, кызыклы мәгълүмат бирүләре, дистанцион укыту системасында бирелгән мәгълүмати-методик материаллары өчен рәхмәт белдерделәр.