
2025 елның 10 сентябреннән 25 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Kazan Digital Week – 2025 Халыкара форумы кысаларында ел саен үткәрелә торган «Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясен уздыра.
Конференциянең максаты: барлык төр һәм дәрәҗәдәге белемнең югары сыйфатын һәм аңлаешлылыгын тәэмин итә торган цифрлы белем бирү мохитен үстерүнең перспектив һәм актуаль юнәлешләре турында фикер алышу, бу өлкәдә алдынгы белемнәрне системалаштыру һәм тәҗрибә уртаклашу.
Конференциянең проблемалар кыры:
- Белем бирүдә ясалма интеллект (ЯИ) технологияләре: көтелгәннәр һәм чынбарлык, куллану перспективалары;
- Белем бирүне цифрлаштыру һәм ЯИ технологияләре: белем бирү сыйфатының үсеш яисә кирегә таба санау ноктасы;
- «Физик-математик алга китеш» проектында заманча технологияләр;
- Киләчәкнең педагогик компетенцияләре «Физик-химик алга китеш» проектын гамәлгә ашыру;
- МЭШ: белем бирү процессын эффектив цифрлы кораллар һәм материаллар белән тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре;
- Укытуның катнаш моделе шартларында укыту эше ысулларын үзгәртү;
- Табигый-фәнни һәм инженер-техник белемне арттыру факторы буларак мәктәп мәгариф системасында «Профильле һәм профильле алды укыту» заманча цифрлы юнәлеш;
- Цифрлы белем бирү мохитендә мәктәпкәчә белем бирүнең заманча технологияләрен куллану;
- Мәгълүмати белем бирү технологияләренең тәрбияви функционалы.
Конференциядә катнашуга мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары, шул исәптән балаларга өстәмә белем бирү системасында, урта һәм югары һөнәри белем бирү системасында эшләүчеләр, Россия Федерациясе субъектларыннан галимнәр һәм белгечләр чакырыла..
Гаризалар, мәкаләләр 2025 елның 5 сентябренә кадәр кабул ителә.
Материалларны теркәү һәм йөкләү өчен сылтама: https://clck.ru/3MY7mc
Конференция турында нигезләмә: https://clck.ru/3MfcBA