
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге белән берлектә 2025 елның 10 июнендә «Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеге – мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә) белем бирү программасын кертү буенча төбәк мәйданчыклары» белем бирү семинарын үткәрде.
Семинарда 62 мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчесе катнашты, алар республикада агарту эшчәнлеге программаларын гамәлгә кертү буенча төбәк мәйданчыклары итеп билгеләнде. Чара Лаеш муниципаль районының «Самолетик» Кече Кабан катнаш төрдәге балалар бакчасы базасында узды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү буенча әйдәп баручы консультанты Ялтанская О.В., ТР Мәгарифне үстерү институтының өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Хәмитова Г. Р., Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Мәгариф идарәсе башлыгы Хөсәенова Л.И. катнашучыларны сәламләде.
Семинарда балалар бакчаларының төбәк мәйданчыгы статусындагы эшчәнлеге мәсьәләләре, балалар бакчасында программаны гамәлгә кертү буенча координаторларның функцияләре, заманча мәктәпкәчә белем бирү кыйммәтләрен исәпкә алып, ата-аналарга белем бирүнең мәгънәләре һәм стратегияләре каралды.
Катнашучылар алдында докладлар белән чыгыш ясаучылар:
- «Ата-аналар белән аралашуның яңа формасы буларак агарту эшчәнлеге» – ТР Мәгарифне үстерү институтының өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты, педагогика фәнннәре кандидаты Латыйпова Р.И.
- «Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында ата-аналарны агартуның заманча инструментарие» – «М-ПАРК» нәшриятының оештыру-методик бүлеге җитәкчесе Павлова Л.И., Мәскәү шәһәре.
- «Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында тәрбияләнүчеләренең ата-аналарын (законлы вәкилләрен) агартуның нәтиҗәле формалары» – ТР Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты С.Н.Башинова.
Чараның йомгаклау өлешендә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре чараның гамәли әһәмиятен билгеләп үттеләр, киләчәктә дә эшчәнлекне дәвам итү юлларын билгеләделәр һәм семинарны оештыручыларга, спикерларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.