2025 елның 10 июнендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе һәм «Минск шәһәр мәгарифне үстерү институты» дәүләт мәгариф учреждениесе арасында хезмәттәшлек турында килешү кысаларында түгәрәк өстәл уздырылды, анда төбәк һәм шәһәр өстәмә һөнәри белем бирү системаларында педагогларның һөнәри яктан җитлегүе һәм үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
«Педагогларның һөнәри яктан җитлегүенә һәм үсешенә ярдәм итү процессларының цифрлы трансформациясе» доклады белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова чыгыш ясады.
Шулай ук Минск шәһәренең Мәгарифне үстерү институты ректоры Татьяна Ивановна Морозның доклады тәкъдим ителде, анда институтның Беларусь педагогларының квалификациясен күтәрүдәге эшчәнлегенең төп аспектлары яктыртылды.
Чарада ректорат вәкилләре, институтларның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Очрашу кызыклы булды, учреждениеләр арасында фәнни, методик һәм оештыру эшчәнлегендә хезмәттәшлеккә ирешү юллары билгеләнде.