• Русский
  • Татарча

«Балаларга музыкаль-эстетик белем һәм тәрбия бирү системасында инклюзив белем бирүне гамәлгә ашыру проблемалары» түгәрәк өстәле турында

«Балаларга музыкаль-эстетик белем һәм тәрбия бирү системасында инклюзив белем бирүне гамәлгә ашыру проблемалары» түгәрәк өстәле турында

2025 елның 29 маенда «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе Казан шәһәре Яңа Савин районы 3 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә катнаш режимда «Балаларга музыкаль-эстетик белем һәм тәрбия бирү системасында инклюзив белем бирүне гамәлгә ашыру проблемалары» дигән түгәрәк өстәл (алга таба – түгәрәк өстәл) үткәрде.

Түгәрәк өстәлнең төп максаты –  төп белем бирү программасы категориясенә караган укучыларны тәрбияләү, укыту, һөнәри яктан әзерләү һәм социализацияләү системасы буларак инклюзия шартларында музыкаль-белем бирү процессының педагогик моделе турында фикер алышу.

Түгәрәк өстәлнең экспертлары булып Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе белгечләре, «Әкият» балалар үзәгенең, М.Мозаффаров  исемендәге 18 нче номерлы балалар музыка мәктәбе»нең әйдәп баручы педагог-практиклары  чыгыш ясады. Казан шәһәре Совет районы «Балалар иҗаты үзәге «Балалар академиясе», «А.С. Ключарев исемендәге 7 нче номерлы балалар музыка мәктәбе» һәм Казан шәһәре Яңа Савин районы «3 нче номерлы  балалар сәнгать мәктәбе».

Түгәрәк өстәл барышында катнашучылар әлеге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар:

  1. балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендә уңайлы мохит оештыру;
  2. сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән һөнәри юнәлеш бирү эшен үткәрү;
  3. ата-аналар һәм педагогик берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек формаларын булдыру буенча;
  4. үзенчәлекле белем бирү ихтыяҗлары булган укучылар белән эшләгәндә эшкә җигелә торган методик алымнарны куллану буенча.

Түгәрәк өстәл кысаларында балалар музыка мәктәпләренең һәм күп профильле үзәкләрнең җайлаштырылган белем бирү программаларын булдыру һәм инклюзив белем бирүнең уку процессын оештыру тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

29 майда уздырылган чарада республиканың шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәреннән йөзгә якын педагог катнашты.

Очрашу катнашучылар һәм тыңлаучылар тарафыннан җанлы кабул ителде, алар профессиональ аралашуның әлеге форматы бик вакытлы һәм кирәкле икәнен әйтте.

Трансляциягә сылтама: https://vk.com/club199138972

Фотогалерея: