• Русский
  • Татарча

Республика Остазлар советы һәм «Татарстан Республикасы Остазлар лигасы» утырышы

Республика Остазлар советы һәм «Татарстан Республикасы Остазлар лигасы» утырышы

2025 елның 4 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты дәүләт йөкләмәсе, «һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгының төбәк системасын үстерү» Россия мәгариф акакдемиясе инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында чаралар планы нигезендә республика Остазлар советы һәм «Татарстан Республикасы остазлар лигасы»ның уртак эшлекле утырышын уздырды.

Институт ректоры, республика Остазлар советы рәистәше Ногманова Людмила Николаевна киңәйтелгән утырышта катнашучыларны сәламләде.

Эшлекле видеокиңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  • 2030 елга кадәр чорга Россия Федерациясендә остазлыкны үстерү концепциясе (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2025 елның 21 маендагы 1264-р номерлы күрсәтмәсе), Шәмсетдинова Лариса Петровна, институтның фәнни һәм инновация эшчәнлеге буенча проректоры;
  • 2024/25 уку елында Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгының «Педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгының һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә төбәк системасын үстерү» проектын гамәлгә ашыру, Зыяева Гөлмира Акмал кызы, институтның программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге директоры;
  • «Остазлык буенча РАО инновацион мәйданчыгы эшчәнлеген гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге» фәнни-гамәли тикшеренү (мониторинг) үткәрү, Шевченко Наталья Анатольевна, институт программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру үзәгенең фәнни хезмәткәре. 

Утырышта Республика Остазлар советының һәм «Татарстан Республикасы Остазлар лигасының» 56 әгъзасы катнашты.

Фотогалерея: