• Русский
  • Татарча

«Башлангыч сыйныфлар укытучысының цифрлы ярдәмчеләре» республика семинары турында

«Башлангыч сыйныфлар укытучысының цифрлы ярдәмчеләре» республика семинары турында

Дәүләт йөкләмәсен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы тарафыннан 2025 елның 30 маенда «Башлангыч сыйныфлар укытучысының цифрлы ярдәмчеләре» республика семинары үткәрелде (кураторы – өлкән укытучы И.Т. Сәгъдиева).

Чараның төп спикеры – Казан шәһәре Идел буе районының 16 нчы номерлы татар-инглиз гимназиясе тьюторы, югары квалификация категорияле укытучысы Миннәхмәтова Светлана Аркадьевна. Ул нәтиҗәле практик тәҗрибә белән уртаклашты һәм педагогның көндәлек эшендә «Сферум» белем бирү платформасын куллану буенча гамәлләр алгоритмнарын тәкъдим итте. Шулай ук семинар барышында платформаның яңа мөмкинлекләре дә сыналды.

Семинарда катнашучылар башлангыч мәктәпнең белем бирү практикасында «Сферум платформасының яңа ресурсларын куллану буенча методик тәкъдимнәр алдылар.