
2025 елның 15 маеннан 30 маена кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының китапханә-мәгълүмат белән тәэмин итү секторы тарафыннан «Сферум» платформасында онлайн-форматта белем бирү оешмаларында эшләүче һәм муниципаль китапханәләр хезмщткәрләре өчен «Балаларның укуы белән җитәкчелек итү: заманча формат» квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды.
Укытуның максаты – гамәлдәге квалификация кысаларында һөнәри эшчәнлекне башкару өчен кирәкле һөнәри компетенцияләрне сыйфатлы үзгәртү.
Укуларны Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарының, шулай ук Саха (Якутия) Республикасы һәм Байкал арты краеның 25 мәктәп китапханәсе хезмәткәре узды. Программаның күләме: 72 сәгать. Курслар кураторлары – Хаҗиева Е.В., Сәйфиева О.В.
Квалификация күтәрү программасы кысаларында тыңлаучылар яңа цифрлы технологияләрне үзләштерделәр, балалар белән эшләүче китапханәченең һөнәри эшчәнлеге буенча өстәмә мәгълүмати-методик материаллар алдылар, шулай ук түбәндәге мәсьәләләр буенча белемнәрен, күнекмәләрен һәм осталыкларын камилләштерделәр:
- балалар укуы педагогикасы,
- балаларга һәм яшүсмерләргә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү,
- цифрлы мохиттә күргәзмә эшчәнлеге,
- сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләгәндә библиотерапия (уку белән дәвалау) методикаларын куллану,
- мәктәп китапханәсе базасында театр эшчәнлеген оештыру,
- гаиләдә уку.
Тыңлаучылар алдында әйдәп баручы нәшрият вәкилләре чыгыш ясады: «Вахромеев нәшрият йорты» автоном коммерцияле булмаган оешма директоры киңәшчесе, «Цифровая школа» дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе директоры урынбасары, Россия Федерациясенең гомуми белем бирү буенча мактаулы хезмәткәре Алексеев А.П.; «АСТ» нәшриятының «Мәгариф проектлары» редакциясенең әйдәп баручы методисты Низенькова М.Г.; «Планета» нәшриятының методик хезмәте җитәкчесе Папченкова И.В.; «Детская литература» нәшриятының әйдәп баручы методисты, гомуми һәм мәктәп китапханәләре кураторы Песчанская Н.В.
Уку цифрлы белем бирү технологияләрен кулланып проект эшләрен йомгаклап яклау белән тәмамланды, анда тыңлаучылар «Ватанны саклаучылар елына багышланган чараларны оештыруда педагог-китапханәченең роле» темасына төркемләп эшләгән проектларын тәкъдим иттеләр.
Укулар тәмамлангач, укучылар курсларның күп мәгълүматлы булуын, заманча китапханә технологияләрен куллану күнекмәләрен алулары, һөнәри осталыкны арттыру өчен темаларның күптөрлелеге һәм актуальлеге өчен рәхмәт белдерделәр.