
Хөрмәтле коллегалар!
Сезне «Мәгарифтә инновацияләр: гамәлгә ашыру тәҗрибәсе» Республика фәнни-гамәли конференциясендә (алга таба – Конференция) катнашырга чакырабыз.
Конференциянең операторы: «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе.
Конференция офлайн һәм дистанцион форматларда 2025 елның 20 июнендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесендә узачак.
Конференциянең максаты: Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләренең инновацион эшчәнлек тәҗрибәсен тәкъдим итү һәм аңлау, региональ инновацион мәйданчыкларның эшен гомумиләштерү.
Конференциянең бурычлары:
- мәгариф хезмәткәрләренең фәнни һәм педагогик хезмәттәшлеген ныгыту
- педагогларның, мәгариф учреждениеләренең һәм Татарстан Республикасының региональ инновацион мәйданчыкларының алдынгы педагогик тәҗрибәсе, инновацион практикалары һәм казанышлары белән үзара алмашу;
- конференциядә катнашучыларның мәгариф өлкәсендәге фәннең яңа казанышлары турында хәбәрдарлыгын арттыру;
- конференциядә катнашучыларның инновацион технологияләрне куллану өлкәсендәге гамәли казанышларын күрсәтү һәм диссеминацияләү.
Конференция эшенең юнәлешләре:
Конференция программасында пленар утырыш һәм секцияләр эше каралган.
Конференция кысаларында түбәндәге секцияләрнең эше карала:
- 1 нче секция «Татарстан Республикасында региональ инновация мәйданчыклары эшчәнлеген гамәлгә ашыру тәҗрибәсе»;
- 2 нче секция «Мәгарифтә заманча педагогик технологияләр».
Катнашу формасы – офлайн һәм дистанцион.
Конференциянең эшләү телләре – рус, татар телләре.
Конференция регламенты:
- пленар утырышта доклад белән офлайн һәм дистанцион форматларда чыгыш ясау (чыгыш регламенты – 15 минут, сораулар һәм фикер алышу – 5 минут). Сылтама буенча кушылырга: https://sferum.ru/?call_link=S2zMWyo9F_JP2pbWv6SmNfPLxegI6hkLll4DQhdedRQ
- секция утырышында доклад белән дистанцион форматта гына чыгыш ясау (чыгыш регламенты – 10 минут, сораулар һәм фикер алышу – 5 минут). Сылтама буенча кушылырга:
https://sferum.ru/?call_link=2njoCGbsYkzEseu53F_2aPu-WikK_RwV5DelVJTvrFc (1 нче секциягә);
https://sferum.ru/?call_link=2uFRwy-HvJVOgdsIWBramxZdMi9_Gie-3LbvvdvxcCU (2 нче секциягә).
Конференция эшендә катнашуга Татарстан Республикасы мәгариф идарәсенең муниципаль органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, региональ инновацион мәйданчык статусына ия мәгариф оешмалары вәкилләре, гомуми белем бирү оешмаларын һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрен, урта һөнәри һәм югары белем бирү оешмаларын да кертеп, белемнең барлык дәрәҗәләрендәге педагогик хезмәткәрләр чакырыла.
Конференциядә катнашу өчен 2025 елның 10 июненә кадәр (әлеге датаны да кертеп) катнашучының электрон гаризасын түбәндәге сылтама буенча тутырырга кирәк: https://forms.yandex.ru/cloud/6825ae74f47e7353af0f87d1/, шунда ук чыгыш текстын аерым файл белән йөкләргә (Word форматында).
Презентация структурасына таләпләр:
Тема исеме, докладчының фамилиясе, исеме, атасының исеме (1 слайд)
Максат һәм актуальлек (1 слайд)
Гамәлгә ашыру этаплары (1-2 слайд)
Нәтиҗәләр (1 слайд)
Перспективалар (1 слайд)
Барлыгы 8 слайдка кадәр.
Оештыру комитеты секция утырышларында чыгыш ясау өчен конференциядә катнашучыларның материалларын сайлап алу хокукын үзендә калдыра. Барлык гаризаларны караганнан соң, оештыру комитеты конференция программасын төзи. Конференция программасына кертелгән катнашучыларга гаризада күрсәтелгән электрон адреска программа җибәреләчәк. Иң яхшы материаллар, оештыру комитеты әгъзалары карары буенча, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының «Актуаль педагогика» журналында бастырылырга тәкъдим ителәчәк.
Конференциядә катнашучыларның барысы да катнашучы сертификатларын электрон рәвештә алачак. Сертификатлар катнашуга гаризада күрсәтелгән электрон адреска җибәреләчәк.
Конференциянең координаторлары:
- Натапова Наталья Валерьевна, социология фәннәре кандидаты, «Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы, элемтә өчен телефон: 8(843) 236-67-88;
- Агапова Элеонора Игоревна, фәлсәфә фәннәре кандидаты, «Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәгълүмат-аналитика бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, элемтә өчен телефон: 8(843) 236-67-88.