• Русский
  • Татарча

«РОСТ» нәшриятының яңа басмалары күргәзмәсе

«РОСТ» нәшриятының яңа басмалары күргәзмәсе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында «РОСТ» нәшриятының яңа басмалары күргәзмәсе уза.

Күргәзмәдә башлангыч белем бирү басмалары (1-4 сыйныфлар) тәкъдим ителде:

  • «Занимательный русский язык: задания по развитию познавательных способностей» («Мавыктыргыч рус теле: танып-белү сәләтләрен үстерү өчен биремнәр») методик ярдәмлеге;

  • «Мавыктыргыч математика» методик ярдәмлеге һәм эш дәфтәрләре;

  • «Юным умникам и умницам: задания по развитию познавательных способностей» («Яшь акыллыбаш малайларларга һәм кызларга: танып-белү сәләтләрен үстерү буенча биремнәр») методик ярдәмлек һәм эш дәфтәрләре (информатика, логика, математика);

  • «Школа развития речи: курс «Речь» («Сөйләм үсеше мәктәбе: «Сөйләм» курсы») методик ярдәмлек һәм эш дәфтәрләре;

  • «Учусь создавать проект» («Проект төзергә өйрәнәм») эш дәфтәрләре.
     

Күргәзмәдә  шулай ук башлангыч мәктәпне тәмамлаучыларның уку казанышларын (уку, рус теле, математика, әйләнә-тирә дөнья) мониторинглау өчен яңа буын тренировка һәм комплекслы тикшерү эшләре тәкъдим ителде.

«РОСТ»нәшриятының әдәбият исемлеге
 

Фотогалерея: