
Лаешның 1 нче номерлы гимназиясендә Соңгы кыңгырау бәйрәмен оештыруга иҗади якын килделәр
«Школа практического ЖКХ «Сам себе управдом» рубрикасына Лаеш районының Иске Пристань бистәсендә яшәүче Александр Шевелиннан хат килде. Ул Лаешның 1нче номерлы гимназиясен тәмамлаучылар өчен оештырылган Соңгы кыңгырау-2025 бәйрәме турында тәэсирләре белән уртаклашты.
2025 елның 24 маенда Иске Пристаньнең «Липки» лагере территориясендә 9 «Б» сыйныф укучылары өчен онытылмаслык Соңгы кыңгырау кичәсе оештырылды.
Актив ата-аналар, укучылар, хөрмәтле гимназия директоры һәм яраткан сыйныф җитәкчесе Эльмира Абутдинованың уртак тырышлыгы белән Лаеш мәктәпләрен тәмамлаучылар бик күп уңай хис-кичерешләр алды.
Бу гадәти булмаган Соңгы кыңгырау программасында күңелгә үтеп керерлек теләкләр һәм котлаулар гына түгел, ә волейбол һәм футбол буенча мавыктыргыч спорт ярышлары да бар иде.
Пейнтбол аеруча кызыклы булды, анда укучылар әти-әниләре белән бик тырышып көч сынашты. Командаларга бүленеп, саклагыч экипировкага киенеп, укучылар команда рухын һәм спорт дәртен күрсәтеп, әләм өчен чын көрәш оештырды.
Балалар һәм аларның ата-аналары әйтүенчә, Соңгы кыңгырау бәйрәме иң якты тәэсирләр калдырган. Ул аларның йөрәкләрен озак вакыт җылытып торачак күпсанлы фотосурәтләрдә чагылган.
1 нче гимназияне тәмамлаучылар якты киләчәккә өмет һәм шатлык белән карыйлар, яңа казанышларга әзер. Ата-аналар матур һәм онытылмас бәйрәм өчен оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен белдерде.
Форсаттан файдаланып, «Школа практического ЖКХ «Сам себе управдом» («Үзенә үзе управдом» практик Торак-коммуналь хуҗалык мәктәбе») рубрикасын булдырган Владимир Иванович Андреев Лаеш районы, Казан һәм Татарстан Республикасы мәктәпләрен тәмамлаучыларны уку елы тәмамлану белән чын күңелдән котлый һәм тормыш юлларында зур уңышлар тели!