• Русский
  • Татарча

«Инклюзив һәм махсус белем бирүдә педагог-дефектологның һөнәри эшчәнлеге үзенчәлеге» квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча укулар тәмамланды

«Инклюзив һәм махсус белем бирүдә педагог-дефектологның һөнәри эшчәнлеге үзенчәлеге» квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча укулар тәмамланды

2025 елның 23 маенда «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесендә тыңлаучыларны «Инклюзив һәм махсус белем бирүдә педагог-дефектологның һөнәри эшчәнлеге үзенчәлеге» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча укыту тәмамланды, квалификация күтәрү программасы кураторы – психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы.

Татарстан Республикасының 40 педагог хезмәткәре белем алды. Курс күләме: 72 сәгать.

Уку йомгаклары буенча барлык тыңлаучылар да аттестацияне уңышлы узды һәм квалификация күтәрү турында таныклыклар алды. Укучылар курсларны оештырган өчен рәхмәт белдерделәр, укуның файдалы һәм актуаль булуын, алган белемнәрнең гамәли эшчәнлектә кулланылачагын билгеләп үттеләр.

Фотогалерея: