
2025 елның 26 маенда «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесендә «Россия дефектологы-укытучы - 2025» һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы финалы узды. Конкурс сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид укучылар белән эшләүче педагогларның һөнәри һәм шәхси үсеше өчен мөһим платформага әверелде. Катнашучылар жюри әгъзаларына заманча коррекцион-үстерү методикаларын күрсәтеп мастер-класслар тәкъдим иттеләр.
Конкурста җиңүчеләр:
«Ел дефектологы» номинациясендә
- 1 урын – Бодрягина Ирина Андреевна, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Е.Г. Ласточкина исемендәге Казан мәктәп-интернатының укытучы-дефектологы;
- 2 урын – Садыйкова Эльвира Альфрит кызы, Казан шәһәре Киров районының 46 нчы номерлы билингваль балалар бакчасы укытучы-дефектологы;
- 3 урын – Гәрәева Наталья Евгеньевна, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 88 нче номерлы Яр Чаллы мәктәбе укытучы-дефектологы;
- 3 урын – Емельянова Марина Николаевна, Казанның Вахитов районы 1 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе укытучы-дефектологы.
«Ел логопеды» номинациясендә
- 1 урын – Шакирова Арина Илнур кызы, Казан шәһәре Совет районының 104 нче номерлы балалар бакчасы укытучы-логопеды
- 2 урын – Нигъмәтова Эльвина Данис кызы, Казанның Яңа Савин районындагы 401 нче номерлы балалар бакчасының катнаш төрдәге укытучы-логопеды
- 3 урын – Улбутова Елена Евгеньевна, Казанның Авиатөзелеш районындагы 26 нчы номерлы балалар бакчасының катнаш төрдәге укытучы-логопеды;
- 3 урын – Монахова Екатерина Викторовна, Казанның Идел буе районында катнаш төрдәге 137 нче номерлы балалар бакчасы укытучы-логопеды.
Һәр номинациядә беренче урыннарны алган педагоглар «Россия укытучы-дефектологы - 2025» VIII Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль этабында катнашу өчен документлар тапшыруга тәкъдим ителә.