• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә мәгариф оешмалары тәрбиячеләренең квалификациясен күтәрүнең өстәмә программасы буенча укуны тәмамлау турында

Мәктәпкәчә мәгариф оешмалары тәрбиячеләренең квалификациясен күтәрүнең өстәмә программасы буенча укуны тәмамлау турында

2025 елның 13 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан «Балалар бакчасының бердәм белем бирү процессында укыту һәм тәрбияне интеграцияләү» темасына мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре өчен өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы уңышлы гамәлгә ашырылды (кураторы – Башинова С. Н., мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты).

Программа кысаларында катнашучылар өчен теоретик һәм практик дәресләр, шулай ук Казанның алдынгы балалар бакчалары базасында стажировкалар оештырылды. 
«414 нче номерлы балалар бакчасы» һәм «115 нче номерлы балалар бакчасы» педагоглары тыңлаучыларны Россия халыклары уеннары, хезмәт эшчәнлеге шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әхлакый тәрбияләү чаралары, музей педагогикасы мөмкинлекләре белән таныштырдылар. Тәрбиячеләр балаларда рәсем сәнгатенә кызыксыну уяту өчен интерактив ресурслардан файдаланырга өйрәнгән мастер-классларда булды; «Мемори» интерактив уенын булдырды, «Халык авыз иҗатын белүчеләр» эшлекле уенында катнашты.

Курсларга килүчеләр чараның бик яхшы оештырылуын, стажировка мәйданчыкларын һәм  профессиональ лекторларның сайлануын бик уңышлы икәнен билгеләп үттеләр.

Фотогалерея: