
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2025 елга дәүләт биреме һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы йөкләмәләре нигезендә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган затларны укытуны оештыруның актуаль мәсьәләләре буенча вебинарлар циклы үткәрүне планлаштыра. Чараны үткәрү өчен психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы хезмәткәрләре җаваплы.
2025 елның 22 маенда муниципаль методик хезмәтләр һәм ресурс үзәкләре өчен «Психологик-медик-педагогик комиссия һәм психологик-педагогик консилиум эшчәнлегенең оештыру-методик аспектлары» төбәк вебинары узды. Психологик-педагогик ярдәм күрсәтеп тору үзәге директоры Шәрифҗанова К.Ш. булачак белем бирү чараларына анонс белән чыгыш ясады. Вебинар эшендә Татарстан Республикасында инклюзия өлкәсендә эшләүче 396 педагогик хезмәткәр катнашты.
Вебинар барышында «Үзәк психология-медицина-педагогика комиссиясе» Республика Психология-Педагогика һәм медик-социаль ярдәм үзәге» дәүләт бюңдет учреждениесе директоры Ермолаева Наталья Александровна һәм Казан шәһәре территориаль психология-медицина-педагогика комиссиясе җитәкчесе Гатауллина Солтания Васил кызы әлеге тема буенча үзләренең һөнәри тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм аудиториянең еш бирелә торган сорауларына җаваплар бирделәр.
Вебинар җанлы кызыклы диалог рәвешендә узды, офлайн һәм онлайн катнашучылар аны уңай кабул итте.
Семинарда катнашучылар мондый форматта очрашулар уздыру тәҗрибәсен уңай бәяләделәр һәм оештыручыларга һәм чыгыш ясаучыларга рәхмәт белдерделәр.