
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы 2025 елның 22 маенда «Балалар бакчасында патриотик тәрбия: максатлар, кыйммәтләр, технологияләр» темасына республика семинары үткәрде. Анда 300 дән артык мәктәпкәчә белем бирү оешмасы җитәкчесе һәм педагоглары, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль бүлекләренең һәм мәгариф идарәләренең мәктәпкәчә белем бирүне алып баручы методистлары катнашты (семинарның кураторлары – С.Н. Башинова һәм Р.И. Латыйпова, кафедра доцентлары).
Семинар спикерлары тарафыннан түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- патриотик тәрбиянең актуаль үзенчәлекләре турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Заманча белем бирү технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты И.В. Сафронова сөйләде;
- Буа шәһәренең «Ак каен» гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы» мөдире Л.Х. Халитова үз оешмасы мисалында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән эшләү тәҗрибәсен тәкъдим итте;
- Казан шәһәренең «Катнаш төрдәге 414 нче номерлы балалар бакчасы» тәрбиячесе Г.А. Дмитриева мәктәпкәчә яшьтәге балаларны патриотик тәрбияләү кысаларында халык уеннарыннан файдалану тәҗрибәсе белән уртаклашты;
- Йохокуб конструкторы ярдәмендә STEAMS «Хәрби техника парады» проектын гамәлгә ашыру турында Яшел Үзән шәһәренең «Гусельки» 13 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы» өлкән тәрбиячесе С.С. Сибгатуллина сөйләде;
- Чистай муниципаль районының мәктәпкәчә оешмаларында патриотик тәрбиянең уңышлы практикалары белән Чистай «Радуга» 2 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы» өлкән тәрбиячесе Е.А. Полонянкина уртаклашты;
- Азнакай шәһәренең «Теремок» 2 нче номерлы балалар бакчасы» тәрбиячесе А.А. Газизова мәктәпкәчә яшьтәге балаларны патриотик тәрбиялләү компоненты буларак гаилә традицияләре белән таныштырырга кирәклеген искәртте;
- балалар бакчасында патриотик тәрбиянең нигезен тәшкил итүче рухи-әхлакый кыйммәтләр турында Азнакай шәһәренең «Сандугач» 21 нче номерлы балалар бакчасы мөдире Г.М. Фарукшина сөйләде;
- Ютазы районының Урыссу шәһәр тибындагы бистәсенең 5 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе А.Н. Павлочева мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүнең патриотик юнәлешен тормышка ашыру процессында мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмасы һәм гаиләнең үзара хезмәттәшлегенең мөһимлеге турында фикер алышты.
Семинарда Удмуртия коллегаларының тәҗрибәсе тәкъдим ителде – «ОПОРА» («ТАЯНЫЧ») коммерцияле булмаган оешма генераль директоры И.В. Харина семинарда катнашучыларны мәктәпкәчә тәрбиянең «ОПОРА для ДУШИ» («КҮҢЕЛ ТАЯНЫЧЫ») авторлык программасы белән таныштырды.
Семинар кысаларында шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирүнең актуаль ресурслары тәкъдим ителде – нәшриятның яңалыклары белән тыңлаучыларны «Творческий Центр Сфера» нәшрияты җитәкчесе Т.В. Цветкова (Мәскәү) таныштырды.
Семинар эшенә йомгак ясаганда модератор С.Н. Башинова катнашучыларның игътибарын тәрбияләүнең федераль программасына таянып, патриотик юнәлешне гамәлгә ашыру зарурлыгына юнәлтте, ул төп бурыч итеп балада традицияләр һәм мәдәният варисы, Ватанны саклаучы һәм үз иленең киләчәге өчен җаваплы иҗатчы буларак шәхес позициясен формалаштыруны билгели.
Семинарда катнашучылар фикер алышуда кузгатылган проблеманың мөһимлеген билгеләп үттеләр һәм чараның спикерларына һәм модераторларына зур рәхмәт белдерделәр.