
2025 елның 19 маенда Иннополиста Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Мәктәпкәчә белем бирү: тәрбиягә заманча алымнар» республика август киңәшмәсе секциясе узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин катнашты.
«Иннополис мәктәбе» ДАББУ балалар бакчасында күргәзмә оештырылды, анда Яшел Үзән, Ютазы, Түбән Кама, Тәтеш, Чистай, Мөслим, Югары Ослан, Саба, Азнакай, Кукмара муниципаль районнарының һәм Иннополис шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү оешмалары үзләренең эш тәҗрибәләрен күрсәттеләр.
Пленар утырыш «Иннополис лицее» территориясендә узды. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзалия Заһри кызы мөрәҗәгать итте. Төп доклад белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Алексеева Татьяна Георгиевна чыгыш ясады.
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч белем кафедрасы доценты Латыйпова Рәсилә Илдус кызы киңәшмәдә катнашучыларга белем бирү эшчәнлеге турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы секция утырышында «Мигрантларның мәктәпкәчә яшьтәге балаларын уңай социализацияләүне оештыру буенча методик эшләнмәләр» һәм «Россиядә фән һәм технологияләрнең ун еллыгына багышланган иҗади проектларны гамәлгә ашыру буенча мәктәпкәчә белем бирү педагогларына ярдәмгә методик эшләнмәләр» дигән ике электрон методик кулланма тәкъдим итте.