22 май, 2025 - 09:20

Хөрмәтле коллегалар!
«Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының мәгърифәтчелек инициативалары үзәге» Федераль дәүләт автоном учреждениесе «Югары лига. Йолдызчык белән тамгаланган мәсьәлә» проекты кысаларында 2025 елның 22 маенда 16:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр (Мәскәү вакыты белән) «Ясалма фәһем: укытучылар өчен мөмкинлекләр» темасына онлайн семинар уздыра.
Методик интервьюда катнашу өчен гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре чакырыла.
Семинарны трансляцияләү ВКонтакте социаль челтәрендәге «Россиянең Ел укытучысы» берләшмәсендә түбәндәге сылтама буенча гамәлгә ашырылачак: https://vkvideo.ru/video 179950459_456240459