• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары өчен республика конкурсы

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары өчен республика конкурсы

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе һәм «Мәгариф» журналы мәктәпкәчә оешмалар педагогларын «Патриотик тәрбия буенча иң яхшы дидактик әсбап – 2025» республика дидактик материаллар конкурсында катнашырга чакыра. Конкурс Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар кысаларында уздырыла.

Конкурсның максаты – мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә патриотик тәрбия, Ватанны саклаучылар турындагы хәтерне саклау буенча заманча педагогик практикаларны ачыклау һәм тарату.

Конкурста мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче педагоглар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче өстәмә белем бирү педагоглары; мәктәпкәчә белем бирү дәрәҗәсендә тәрбия, мәгариф һәм агарту мәсьәләләре белән шөгыльләнүче белгечләр катнаша ала.

Конкурста җиңүчеләр  дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнәчәк. Иң яхшы дип табылган эшләр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан нәшер итүче  вакытлы матбугатта һәм «Мәгариф» журналында бастырылып чыгу өчен тәкъдим ителәчәк.

Конкурста катнашу өчен 30 майга кадәр әлеге сылтама буенча гариза тутырырга кирәк https://disk.yandex.ru/i/JfZC8h81RZcZ5Q һәм конкурс материалларын Номинация, Катнашучының ФИОсы тамгасы белән электрон рәвештә ruzilya.abdullina@mail.ru адресына җибәрергә (яисә сылтама бирергә) кирәк. Җибәрелә торган конкурс материаллары нигезләмә таләпләренә туры килергә тиеш.

Конкурс үткәрү мәсьәләләре буенча өстәмә мәгълүмат:
Абдуллина Рузилә Вәгыйз кызы, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы өлкән укытучысы; тел.8 9272 41 39 82.