
13-14 май көннәрендә Казанның Киров районының «Сәяхәт» исемле балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри осталыгы буенча «Кеше тәрбияләргә» Республика конкурсының финалы узды.
Конкурсның максаты: профессиональ педагогик берләшмәләр арасында яңа формаларны, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның рухи-әхлакый кыйммәтләре, тарихи һәм милли-мәдәни традицияләре нигезендә гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләүнең инновацион педагогик тәҗрибәсен тарату.
Чараны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге оештыра.
Конкурс өч номинация буенча үткәрелде:
- «Сыйныф коллективын тәрбияләү» (сыйныф җитәкчеләре өчен);
- «Балалар иҗтимагый оешмаларының, берләшмәләренең тәрбия траекторияләре» (педагог-оештыручылар өчен);
- «Балачак навигаторлары» (тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директорлар киңәшчеләре өчен).
Финал сынауларында Татарстанның 19 муниципаль берәмлегеннән: Актаныш, Арча, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Норлат, Саба, Тәтеш, Тукай, Чистай, Теләче, Ютазы районнарыннан, шулай ук Казаннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән 30 укытучы катнашты.
Конкурс сынаулары кысаларында финалистлар бирелгән темаларның берсе буенча халык алдында чыгыш ясадылар, үзләренең тәрбияви практикалары буенча мастер-класслар үткәрделәр. Шулай ук катнашучылар «4В: тәрбия, үзара хезмәттәшлек, вариативлык, мөмкинлекләр» төркемнәр белән эшләү буенча конкурс сынавында катнаштылар.
Ике тур нәтиҗәләре буенча өч номинациянең һәркайсында җиңүчеләр ачыкланды, шулай ук конкурсның абсолют җиңүчесе билгеләнде.
Абсолют җиңүче – Сәйфетдинов Ришад Фәннур улы, Арча районының 6 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе.
«Сыйныф коллективын тәрбияләү»номинациясе
1 урын – Сәйфетдинов Ришад Фәннур улы, Арча районының 6 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе;
2 урын – Сергеева Алиса Валерьевна, «Лениногорск муниципаль районы»муниципаль берәмлегенең Лениногорск шәһәре 13 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе;
3 урын – Нигъмәтҗанова Екатерина Михайловна, Түбән Кама районының 38 нче номерлы лицее.
«Балалар иҗтимагый оешмаларының, берләшмәләренең тәрбия траекторияләре» номинациясе
1 урын – Җиһаншина Алсу Нәзим кызы, Теләче районы Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе;
2 урын – Вәлиева Гөлназ Фәләхетдин кызы, Балык Бистәсе районының 1 нче номерлы Балык Бистәсе гимназиясе;
3 урын – Одарыч Татьяна Павловна, Бөгелмә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернат.
«Балачак навигаторлары» номинациясе
1 урын – Ермолаева Наилә Олеговна, Казан шәһәре Совет районының 161 нче номерлы рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе;
2 урын – Ситдыйкова Зөлфия Ринат кызы, Лаеш районы Лаеш шәһәренең 1 нче номерлы гимназиясе;
3 урын – Никитина Наталья Петровна, Яр Чаллы шәһәренең 19 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе.
Җиңүчеләрне, призерларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар телибез!
ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы Матбугат хезмәте материаллары буенча