
2025 елның 25 апрелендә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләрен «Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль аспектлары» квалификация күтәрү программасы буенча укыту тәмамланды (программаның кураторы - Латыйпова Р.И., Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты).
Укулар барышында тыңлаучылар мәктәпкәчә белем бирүнең эчтәлеген яңартуның актуаль мәсьәләләре, аның сыйфатын мониторинглауның концептуаль нигезләре, мәктәпкәчә оешмалар белән идарә итүнең заманча практикалары белән таныштылар.
Программаның практик өлеше «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары һөнәри белем бирү ФДАМУның «МЫ ВМЕСТЕ» аутистик спектры тайпылышлары булган балалар өчен махсуслаштырылган (коррекцион) балалар бакчасы һәм Казан шәһәренең Идел буе районындагы «31 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында стажировка үтүне үз эченә алган иде.
Тыңлаучылар Мәгарифне үстерү институты әзерләгән программаның гамәли юнәлешен һәм аның актуальлеген югары бәяләделәр, алынган белем һәм күнекмәләрнең кыйммәтен ассызыкладылар.