
Бүген Казан Кремлендә Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне алдыннан аеруча зур уңышларга ирешкән татарстанлыларны хөрмәтләү булды. Дәүләт бүләкләрен Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тапшырды.
Рөстәм Нургали улы ассызыклаганча, быел Россия Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. Тарихи хәтерне саклау һәм ветераннарга рәхмәт йөзеннән, юбилей елы илебезнең Президенты тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. «Бу вакыйганың әһәмиятен бәяләп бетергесез – һәр гаиләдә исән яки инде арабыздан киткән үз ветераннары бар. Җиңү көне хаклы рәвештә төп һәм бөтен халыкның яраткан бәйрәме булып санала. Без Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәрвакыт тирән хөрмәт белән карыйбыз, сугышта һәлак булганнарны искә алабыз, аларның батырлыгына сокланабыз», - диде Татарстан Республикасы Рәисе.
«Республикабыз казанышларын ил Президентының Владимир Владимирович Путинның шәхсән ярдәменнән һәм федераль хөкүмәттән башка күз алдына да китереп булмый. Әлбәттә, уңышларыбызда хезмәт сөючәнлеге, җаваплылыгы һәм үсешкә омтылышы белән аерылып торган татарстанлыларның үзләре зур казанышларга ия. Бу залда утыручылар – моңа ачык дәлил. Сезнең һәрберегез үзенең намуслы хезмәте белән республикабыз казанышларын арттыра», - диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Нургали улы Миңнеханов төрле юнәлешләрдәге һәм өлкәләрдәге профессионалларга бүләкләр тапшырды. Алар арасында завод эшчеләре, төзүчеләр, инженерлар, нефтьчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, укытучылар, табиблар, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре, хокук саклау һәм башка дәүләт органнары хезмәткәрләре, дин әһелләре бар.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова фәнни, иҗтимагый-сәяси һәм педагогик эшчәнлеккә керткән зур өлеше өчен «Дуслык» орденына лаек булды.
Мәгарифне үстерү институты коллективы Рәсимә Равил кызын лаеклы бүләге белән котлый!
Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча: https://rais.tatarstan.ru/index.htm/news/2409979.htm