• Русский
  • Татарча

«Ватан алдындагы бурыч – кешенең изге гамәле» темасына «Неокнига» VII Республика фәнни-гамәли конференциясе тәмамлану

«Ватан алдындагы бурыч – кешенең изге гамәле» темасына «Неокнига» VII Республика фәнни-гамәли конференциясе тәмамлану

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе (алга таба – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты) «Ватан алдындагы бурыч – кешенең изге гамәле» темасына «Неокнига» VII Республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрде. 

Конференциягә Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан, Марий-Эл Республикасыннан, шулай ук Россия Федерациясенең Түбән Новгород өлкәсеннән, Кемерово өлкәсе  –Кузбасстан 173 эш тәкъдим ителде. 

Конференциянең офлайн этабында 56 укучы һәм 64 педагог катнашты. Аның нәтиҗәләре буенча 92 катнашучы җиңүче һәм лауреат исеменә лаек булды. 

Юнәлешләр буенча яклау 2025 елның 17-24 апрелендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы  Мәгарифне үстерү институты базасында «Сферум» платформасында узды. 

Эшләре иң яхшы дип танылган катнашучылар I, II, III дәрәҗә дипломнар һәм лауреат дипломнары белән бүләкләнәләр.

Конференциядә оффлайн турга узган, әмма призлы урыннарны алмаган катнашучылар конференция нәтиҗәләре буенча катнашучы сертификаты ала. 

Барлык бүләкләү материаллары катнашучыларга электрон рәвештә гаризаларда күрсәтелгән электрон почта адресына җибәрелә. 

Конференциядә җиңүчеләрнең иң яхшы эшләре «Неокнига» VII Республика фәнни-гамәли конференциясе йомгаклары буенча материалларның электрон җыентыгында басылып чыгачак, ул Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты сайтының «Методик материаллар» бүлегендә урнаштырылачак. 

«Неокнига» VII Республика фәнни-гамәли конференциясе җиңүчеләре һәм лауреатлары исемлеген тәкъдим итәбез.

Фотогалерея: