
2025 елның 23 апрелендә педагогика һәм мәгариф белән идарә итү кафедрасы Бөгелмә районының 3 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә (проектның җитәкчесе – директор Дулова Г.В.) «Мәктәптә профильле укыту: яңа мөмкинлекләр һәм перспективалар» республика семинарын уздырды.
Очрашуның төп максаты - укучыларның һөнәри үзбилгеләнүенә заманча методика һәм педагогик технологияләр кертүгә нигезләнгән инновацион алымны тәкъдим итү. Уку эшчәнлегенең яңа формаларына, мәсәлән, яшьләрнең һөнәри күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән тикшеренү проектларына, стажировкаларга һәм конкурсларга аерым игътибар бирелде.
Чыгыш ясаучылар профильле укыту элементларын белем бирү процессына нәтиҗәле гамәлгәг кертүне тәэмин итә торган алдынгы методлар һәм ресурслар белән уртаклаштылар.
Семинарда катнашучылар мәктәпара багланышларның һәм инновацион технологияләрне уку процессына актив кулланышка кертүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр.
Семинар педагогларга мәктәпнең һөнәри юнәлеш бирү эшен камилләштерүнең төп юнәлешләре турында конструктив фикер алышу мөмкинлеге бирде.