
2025 елның 7-18 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Һөнәри компетепнцияләрне үстерү бүлеге тарафыннан «Мәктәптә тәрбия эше: нәтиҗәле технологияләр һәм практикалар» темасына белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең тәрбия эше буенча урынбасарларының, тәрбия буенча киңәшчеләрнең һәм социаль педагогларның квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды (кураторы – Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлегенең фәнни хезмәткәре Комиссарова Людмила Викторовна).
Квалификация күтәрү программасы кысаларында «Буллинг һәм кибербуллинг», «Балаларга карата рәхимсез мөнәсәбәт», «Ата-аналар белән эшләү» «Укучыларга һөнәри юнәлеш бирү» кебек темалар күтәрелде.
Тыңлаучылар тәрбия эшенең нәтиҗәле техникасы һәм практикалары белән таныштылар.
Укулар йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.
Педагоглар укытучыларга һәм курсларны оештыручыларга югары профессиональ дәрәҗәдә квалификация күтәрү программасын гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.