• Русский
  • Татарча

«Белем бирү оешмасы белән идарә итү нигезе буларак мәгариф логистикасы» республика семинары

 

2025 елның 25 мартында гамәлгә куючының 2025 елга дәүләт йөкләмәсен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Белем бирү оешмасы белән идарә итү нигезе буларак мәгариф логистикасы» республика семинарын оештырды һәм уздырды.

 

Семинар Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе  базасында уздырылды. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Әлмәт, Мөслим, Сарман муниципаль районнарының һәм Яр Чаллы шәһәренең 70тән артык гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты. 

Семинар кысаларында логистик якын килү нигезендә белем бирү оешмалары белән идарә итү мәсьәләләре каралды, белем бирү оешмасы эшчәнлеге барышында барлыкка килә торган агымнарны исәпкә алуның әһәмияте билгеләнде: матди, мәгълүмати, кадрлар, укыту, финанс. 

Мәгариф логистикасын куллану өлкәсендәге тикшеренүләре белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты аспиранты, Әлмәт шәһәренең Сәүдә-икътисад техникумы укытучысы Галишина Р. Г. уртаклашты. 

Йомгак ясаганда мәктәп җитәкчеләре үткәрелгән семинарга уңай бәя бирделәр, чарада күтәрелгән темаларның нәтиҗәлелеген һәм актуальлеген билгеләп үттеләр.

 

Фотогалерея: