• Русский
  • Татарча

Туган тел укытучыларының Бөтенроссия конкурсы тәмамланды

Гомуми белем бирү оешмаларында һәм якшәмбе мәктәпләрендә Туган тел укытучыларының Бөтенроссия конкурсы тәмамланды. Гран-прины Азнакай гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Чулпан Рафат кызы яулады.

 

Җиңүчеләр: 

  • Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Эльвира Дамир кызы;
  • Түбән Кама шәһәре 34 нче гимназиясенең чуваш теле укытучысы Исакова Светлана Семеновна;
  • Алексеевск районы Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск урта мәктәбенең рус теле укытучысы Нургалеева Ольга Федоровна; 
  • Пермь краеның Барда районы Төндюк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кадыйрова Әлфия Сәмигулла кызы.

Барыгызны да котлыйбыз һәм яңа ачышлар, яңа җиңүләр телибез!

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча