• Русский
  • Татарча

Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

2025 елның 17-28 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Һөнәри компетепнцияләрне үстерү бүлеге тарафыннан «Кадрлар белән эшләү. Һөнәри эшчәнлектә педагогларның компетенцияләрен диагностикалауның комплекслы ысулы» темасына мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды (кураторы – Һөнәри компетепнцияләрне үстерү бүлеге башлыгы Яковлева Людмила Александровна).

Квалификация күтәрү программасы кысаларында кадрлар белән эшләүнең яңа формалары бирелде.

Тыңлаучылар методик киңәшләр, семинарлар, педагогик советлар үткәрүнең яңа техникасы белән таныштылар. 

Укулар йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.

Педагоглар укытучыларга һәм курсларны оештыручыларга югары профессиональ дәрәҗәдә квалификация күтәрү программасын гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерделәр. 
 

Фотогалерея: