• Русский
  • Татарча

«Финанс грамоталылыгы: тәҗрибә, проблемалар, яңа чакырулар» V Республика фәнни-гамәли конференциясе

2025 елның 28 мартында Казан шәһәренең Вахитов районындагы 5 нче лицей мәйданчыгында «Финанс грамоталылыгы: тәҗрибә, проблемалар, яңа чакырулар» традицион фәнни-гамәли конференциясе узды.

Үз эшләрен 90нан артык катнашучы – Татарстан Республикасының укучылары һәм педагогик хезмәткәрләре тәкъдим итте.

Өченче секция кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Төп гомуми белем бирү федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында финанс грамоталылыгын укытуның методик һәм практик нигезләре» квалификация күтәрү программасы тыңлаучылары үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Алар өчен әлеге конференция белем бирү программасын үзләштерү барышында алынган үз компетенцияләрен сынап карау мөмкинлеге булды.

Конференцияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел – Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы – тыңлаучыларның методик һәм педагогик грамоталылык ягыннан аеруча кызыклы эшләрен аерып күрсәттеләр. Иң яхшы эшләнмәләр дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде. Конференциядә катнашучыларның барысы да финанс грамоталылыгын арттыру процессының төп акторлары: Россия Үзәк банкы, финанс грамоталылыгының төбәк координаторы булган Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты; педагогик һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре арасында аралашу буенча кыйммәтле тәҗрибә тупладылар.

 

Фотогалерея: