• Русский
  • Татарча

«Күпмилләтле сыйныф шартларында дәресләрдә, дәрестән тыш эшчәнлектә тел, сөйләм һәм коммуникатив компетенция формалаштыру һәм үстерү» республика семинары

2025 елның 27 мартында Казан шәһәренең Вахитов районындагы 18 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында гомуми белем бирү оешмалары укытучылары өчен «Күпмилләтле сыйныф шартларында дәресләрдә, дәрестән тыш эшчәнлектә тел, сөйләм һәм коммуникатив компетенция формалаштыру һәм үстерү» темасына Республика семинары узды.

Семинарга Казан шәһәре һәм ТР муниципаль районнарының инглиз, татар телләре укытучылары, башлангыч сыйныф укытучылары, математика һәм информатика укытучылары чакырылган иде. 

Семинарның пленар утырышында 18 нче урта мәктәпнең уку эшләре буенча директор урынбасары, югары квалификацияле категорияле укытучы Кирина Елена Евгеньевна, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты профессоры, педагогика фәннәре кандидаты Иванова Лариса Филипповна, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы өлкән укытучысы Ваһапова Адилә Растәм кызы, «Учи.ру» платформасының муниципаль кураторы Анастасия Александровна. катнашты.

Семинарның алдагы эше берничә юнәлеш буенча дәвам итте. 18 нче мәктәп укытучылары үзләренең эшчәнлек тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, укучыларны әзерләүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән уку процессын оештыруга төрле алымнар тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, семинар кысаларында мастер-класслар узды, аларда педагоглар практикада яңа методикалар һәм алымнар белән таныша алдылар.

 

 

Фотогалерея: