
2024 елның 20 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан шәһәре Вахитов районының 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында укучыларның белем нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләр җитәкчеләре өчен «Күпмәдәни мохит шартларында белем бирү оешмасы белән идарә итүдә тотрыклы үсеш модельләре» республика мәгълүмати-методик семинарын үткәрде.
Семинар кысаларында мигрант балалар белән эшләгәндә белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре каралды. Мәктәп үз коллективының нәтиҗәле эшен тәкъдим итте. Мигрант балалар белән эшләүнең сыналган ысуллары күрсәтелде, шулай ук мәктәпкә мигрант балаларны кабул итүнең аерым аспектларына басым ясалды.
Семинарны тыңлаучылар семинарның югары дәрәҗәдә үткәрелүен билгеләп үттеләр, методик ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук мондый чараларга ихтыяҗ зур булуын күрсәттеләр.