
Педагоглар һәм белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен мәгарифнең төп проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән актуаль һәм гамәли юнәлешле ресурслар булдырылды:
1. «Педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү: сораулар һәм җаваплар» презентациясе.
Әлеге материал Россия Мәгариф министрлыгы белән актив хезмәттәшлектә эшләнде һәм педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләүнең аеруча мөһим һәм бәхәсле мәсьәләләре буенча рәсми аңлатмаларны үз эченә ала:
- Биләгән вазифаның туры килүен ничек расларга?
- Аттестация өчен нинди документлар кирәк?
- Квалификация категориясен ничек алырга яки күтәрергә?
Презентация Россия Мәгариф министрлыгының рәсми хатлары беләнтәэмин ителә, бу аны җитәкчеләрнең һәм педагогларның алыштыргысыз ярдәмчесе итә.
Материалны бушлай һәм ирекле күчереп алу һәм куллану мөмкинлеге бар:
- Федераль инновацион мәйданчыкларның рәсми сайтында:
https://fip.ru.net/tpost/pjrs16atm1-attestatsiya-pedagogicheskih-rabotnikov
- Россия Мәгариф министрлыгының һөнәри педагогик бергәлекләр реестры битендә: https://profsoobshestvo.ru/practice/470/330
- «Единыйурок.рф» Telegram-каналы – педагоглар һәм идарәчеләр өчен махсус оператив мәгълүмат бирү һәм педагогик бергәлеккә ярдәм итү өчен булдырылган ышанычлы актуаль мәгълүмат чыганагы. Канал үз эченә түбәндәгеләрне ала:
- Россия мәгарифе яңалыклары, актуаль законнардагы үзгәрешләр, юридик аңлатмалар;
- Россиянең әйдәп баручы белем бирү һәм фәнни оешмаларының иң яхшы педагогик һәм идарә практикалары, фәнни казанышлары;
- Россия Мәгариф министрлыгы, Рособрнадзор вәкилләренең комментарийлары һәм актуаль интервьюлары, федераль һәм төбәк хакимият органнары җитәкчеләренең, шулай ук фәнни җәмәгатьчелек вәкилләренең мөрәҗәгатьләре.
Канал https://t.me/s/urok_rf адресы буенча алдан теркәлүсез ачык кулланылышта.
Һәрбер мәгълүмати материал Россия Федерациясе законнары таләпләренә туры килү-килмәвенә экспертиза уза, ә каналның үзендә реклама бастырылмый.