
Казандагы «Ел укытучысы — 2025» конкурсының абсолют җиңүчесе булып шәһәребезнең Идел буе районы 129 нчы мәктәбенең информатика укытучысы Ерлан Аймаганбәтов танылды. Бүләкләү Казан Ратушасында узды, иң яхшы Казан педагогларына бүләкләрне Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырды.
Конкурсның төрле номинацияләрендә җиңүчеләр шәһәрне республика этабында тәкъдим итәчәк.
«Укытучы булып эшләү өчен зур йөрәк, күңел, талант һәм сәләткә ия булырга кирәк. Иң яхшы укытучыларның Казанда эшләвенә мин бик шат. Сез республикада һәм Идел буенда гына түгел, ә Россиядә дә трендлар бирәсез. Бүген без бүләкләячәк укытучыларыбыз, мәктәп директорлары бөтенроссия конкурсларында, төрле форумнарда җиңү яулыйлар. Сез чемпионатларда, фән олимпиадаларында, башка төрле ярышларда алтын медальләр яулап, Татарстанга гына түгел, ә Россиягә дә дан һәм җиңүләр китерә торган олимпиадачыларны әзерлисез», – диде Метшин.
Ул шулай ук шәһәр мәктәпләрендәге инфраструктураның соңгы елларда сизелерлек яхшыруын билгеләп үтте. Әгәр элек күп кенә укытучыларга «бармак белән» үз предметларын укучыларга аңлатырга туры килсә – компьютерлар, лаборатор җиһазлар, уку әсбаплары булмаган, бүген хәл уңай якка үзгәрде. Шәһәр башлыгы шулай ук педагогларга балаларны патриотик тәрбияләүгә керткән өлешләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Һадиуллин, үз чиратында, педагог һөнәренең шәһәр һәм республиканың киләчәге өчен әһәмиятле булуын ассызыклады. Ул Казан педагогларының дөньякүләм дәрәҗәдәге уңышларга ирешергә сәләтле булуын әйтте.
«Сез илгә генә түгел, бөтен дөньяга кирәкле җиңүләр яуларга сәләтле. Чөнки сез — яхшы позицияле, кыйммәтле һәм изге гамәлле кешеләр, алар барлык буыннарга һәрвакыт кирәк», – дип ассызыклады министр.
Конкурсның абсолют җиңүчесе Ерлан Аймаганбәтов тантанада үз гаиләсенә, шулай ук шәһәр җитәкчелегенә мондый конкурста катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
«2018 елда, бирегә, Казанга күченгәч, мин кайчан да булса Казан Ратушасы сәхнәсендә әлеге дәрәҗәле педагогик осталык конкурсында җиңүче буларак басып торуым турында хыяллана да алмадым. Әлеге хыялым чынга ашты. Бу җиңү — бик зур хезмәт. Һәм мин гаиләмә, хезмәттәшләремә, администрациягә, методистларга, 6 нчы сыйныфның искиткеч укучыларына чиксез рәхмәтле. Мин аларның ярдәмнәрен тоям. Һәм аларның әти – әниләренә рәхмәт, алар да миңа ярдәм итәләр», – диде ул.
Ул билгеләп үткәнчә, Казан – шәһәр генә түгел. Бу безгә мөмкинлекләр бирә торган урын, һәм һәр педагог өчен һөнәри үсеш һәм үз-үзеңне тормышка ашыру өчен ишекләр ачык, дип өстәде җиңүче.
«Монда минем күңелемә дә, йөрәгемә дә рәхәт. Биредә иң яхшыларның иң яхшылары эшли. Мин Казан мәгарифенең, шулкадәр мөмкинлекләр һәм илһам бирә торган коллективның бер өлеше булу белән горурланам һәм бәхетле», – дип йомгаклады Аймаганбәтов.
Шулай ук аерым номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде:
Шулай ук аерым номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде:
- «Фән укытучысы» — Казанның Идел буе районы 129 нчы мәктәбенең информатика укытучысы Ерлан Аймаганбәтов;
- «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» — Казанның Яңа Савин районы 146 нчы лицееның туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Мөхәммәтова;
- «Педагогик дебют» — Идел Буе районы 186 нчы лицееның инглиз теле укытучысы Гүзәлия Галиева;
- «Педагог-ветеран» — Идел буе районы 48 нче мәктәбеннән ветеран-педагог Флүрә Галимова;
- «Кеше тәрбияләргә» — Авиатөзелеш районы 119 нчы мәктәбеннән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вилдан Хисмәтов;
- «Йөрәгемне балаларга бирәм» — Идел Буе районы 73 нче мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Екатерина Морозова;
- «Педагог-психолог» — Авиатөзелеш районы 407нче балалар бакчасының педагог-психологы Ләйсән Әхмәтҗанова;
- «Укытучы-дефектолог» — Казан шәһәре Совет районы 104нче балалар бакчасының тәрбияче-логопеды Арина Шакирова;
- «Ел тәрбиячесе» — Казанның Идел буе районындагы 106 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Диана Миронова;
- «Инклюзив белем бирү педагогы» — Казан шәһәре Совет районы 156 нчы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Хуҗәхмәтова;
- «Тәрбияләү һәм укыту туган телдә булган төркемнәр тәрбиячесе» — Казан шәһәре Совет районының 119 нчы балалар бакчасының туган (татар) теленә өйрәтү буенча тәрбияче Алсу Кәримова.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча