• Русский
  • Татарча

Математика укытучылары өчен «2025 елда укучыларны «Математика» предметы буенча төп дәүләт имтиханына һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләүнең актуаль проблемалары» республика семинары

2025 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты математика укытучылары өчен онлайн режимда «2025 елда укучыларны «Математика» предметы буенча төп дәүләт имтиханына һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләүнең актуаль проблемалары» республика семинарын үткәрде.

Семинар белем бирү сыйфатына һәм чыгарылыш укучыларын дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу максатында оештырылды. Семинарда 340 математика укытучысы катнашты.

Семинарның төп моментларыннан берсе 2024 елда математика буенча йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләрен анализлау булды. Предмет комиссиясе экспертлары укучыларның көчле һәм көчсез яклары турындагы нәтиҗәләр белән уртаклаштылар, шулай ук йомгаклау аттестациясенә әзерлекне яхшырту стратегиясен тәкъдим иттеләр.

Математика буенча бердәм дәүләт имтиханында чыгарылыш сыйныф укучыларында иң зур кыенлыклар тудырган авыр биремнәрне тикшерүгә аерым игътибар бирелде.  Укытучылар катлаулы мәсьәләләрне чишү ысулларын күрсәттеләр һәм аларны нәтиҗәле үзләштерү буенча киңәшләр бирделәр.

Йомгаклау этабы 2025 елда төп дәүләт имтиханы һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерлек контекстында математика буенча югары катлаулылыктагы мәсьәләләрне чишү методикасы буенча фикер алышу булды. Катнашучылар укучыларга имтихан биремнәрен уңышлы үтәргә ярдәм итәчәк тәҗрибә һәм эшләнмәләр белән уртаклаштылар.

Семинар катнашучылардан уңай бәяләр алды һәм педагогларның квалификациясен күтәрү һәм белем бирү процессының сыйфатын яхшырту эшендә үзенең әһәмиятен раслады.

 

 

Фотогалерея: